Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь бөгелмәле гимнастика буенча турнир җиңүчесе булды

Ярышлар Мәскәүдә узды.

Шәһәребезнең 5нче мәктәбе беренче сыйныф укучысы Эвелина Тынчерова Мармеладкикомандасы составында төркемле күнегүләрдә чыгыш ясады.

Кызлар 2012 елда туган гимнастлар коллективлары арасында беренче урынны яулады. Төркемнең башка катнашучыларыРоссия башкаласында яшәүче  кызлар.

Эвелина дүрт яшьтән гимнастика белән шөгыльләнә, спортка аны әнисе алып килгән. Кама аръягынәфис гимнастика үсеше үзәгендә шөгыльләнә. Аны тренер Ольга Сучкова әзерли. Кызга шөгыльләнү һәм ярышларда чыгыш ясау бик ошый. Ул спортның бу төре белән яши. Эвелина рәсем ясарга да ярата.

Яшь спортчыга югары нәтиҗәләргә ирешергә көчле характеры булыша, ул   мөстәкыйльлеккә бик иртә өйрәнә, ә тренировкалар мәктәптә укуга комачауламый.

Разилә ШАКИРОВА

Фото: Елизавета ТЫНЧЕРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса