Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бүген Бөгелмәдә күрү буенча инвалидлар чаңгыга басты

Хатын-кызларга – 1,5 километр, ир-атларга 3 километр араны узарга туры килде.

Бүген Бөгелмәдә күрү буенча инвалидлар чаңгыга басты. Спортчылар Соколка урамы, 12 адресы буенча урнашкан Чаңгы базасына җыелдылар.

Җирле сукырлар җәмгыяте республика күләмендәге мондый чараларны ел саен үткәрә. Бу юлы ярышларда Татарстанның алты шәһәреннән: Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Ютазыдан командалар катнашты.

Азнакай вәкилләре Бөгелмә җыелма командасына керде. Хатын-кызларга 1,5 километр, ир-атларга 3 километр араны узарга туры килде. Аннары ярышларда катнашучылар тагын 6 километрлы эстафетаны уздылар.

Начар күрүчеләргә һәм күрмәүче катнашучыларга сынауны узарга ярдәмгә лидерлар-волонтерлар – Бердәм Россия партиясенең яшь гвардиячеләре чакырылган иде.

Наталья Быстрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса