Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмә районы җыелма командасы кышкы ГТО фестивале финалында икенче урынны яулады

I урынны Саба һәм Яшел Үзән муниципаль районнары бүлеште.

Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексында Татарстан Республикасы халкы арасында ГТО Бөтенсоюз комплексын булдыруның 90 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең финал ярышлары узды.

Бөгелмә муниципаль районының җыелма командасы мактаулы II урынны алды. I урынны Саба һәм Яшел Үзән муниципаль районнары бүлеште. Бронза Тәтеш муниципаль районында булды.

Бөгелмә муниципаль районы командасы данын яклады:

Регина Әбдерәхимова, (1нче мәктәп укучысы)

Кирилл Ткаченко, (Подгорный мәктәбе укучысы)

Радмила Токмачева, (Подгорный мәктәбе укучысы)

Александр Положенцев, (Соколка мәктәбе укучысы)

Яков Шаталов, («БМТ» студенты)

Максим Царенков, («Сервис» «ҖЧҖ»)

Владимир Тихонов, (8нче мәктәп ФК укытучысы)

Андрей Алексеев, («Факел» МББУ тренеры)

Фото @studio_video_fantasy 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса