Ярышлар Уфада узган ял көннәрендә узды.
28 февральдә Уфа шәһәрендә 2009–2010 елгы кызлар арасында дзюдо буенча төбәкара республика турниры булып узды
Бу ярышларга Пермь, Төмән, Чиләбе, Саранск, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Башкортстан һәм Татарстаннан иң яхшы дзюдочылар җыелды.
Киеренке көрәштә “Факел” спорт мәктәбендә тренер Ильдар Фәттахов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Динара Нечепоренко бронза медаль яулады, ә аның кулдашы Робия Әбдерахманова үз авырлык категориясендә бишенче булды.