Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмә боксёры Кабардино-Балкариядән көмеш медаль алып кайтты

20 июльдән 22 июльгә кадәр Кабардино-Балкария Республикасы Тырныауз шәһәренең “Геолог” спорт комплексында, Бөтендөнья бокс көненә багышлап, Россиянең бокс буенча җыелма командасы һәм Россия бокс буенча студентлар союзының матчлы очрашуы булды.

“Эльбрус” кубогы өчен 60тан артык спортчы көрәште. Алар арасында – дөнья, Европа чемпионнары, олимпия призерлары. Россиянең бокс буенча студентлар союзы командасында Бөгелмә егете дә катнашты. Россиянең спорт мастеры исеменә ия Шамил Котлыбаев (фотода – сулдан өченче) 49 килограммга кадәрге авырлыктагылар категориясендә көрәште. Финал уеннарында Шамил, көрәш барышында алган җәрәхәте аркасында, Россия Чемпионына биреште һәм көмеш медальгә лаек булды. Спортчы егетнең тренеры – әтисе, ТР физик культура һәм спорт алдынгысы Марат Котлыбаев. Алда Шамилне Калмык республикасы Элиста шәһәрендә узачак 2018 елгы Дөнья чемпионаты көтә.

Гүзәл СУНЯЕВА,

Бөгелмә шәһәре бокс федерациясе пресс-секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса