Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Ак Барс” җиңү алып кайтты

Казан хоккейчылары 1:3 исәбе белән җиңү яулады.

10 декабрь Рига шәһәрендә үткән “Динамо” – “Ак Барс” матчында Казан хоккейчылары 1:3 исәбе белән җиңү яулады. “Ак Барс” хоккей командасы читтә уйнау сериясен җиңү белән тәмамланды.

Бу уенда “Ак Барс”ның капитаны Александр Свитов, аңа ял бирелү сәбәпле, бозга чыкмады. Капитан ролен Данис Зарипов үтәде.

Беренче период. Уенның бишенче минутында Владимир Ткачев “Динамо” капкасына алка кертте, ләкин хөкемдарлар моны күреп өлгермәде. Аларга видеокабатлау карарга туры килде, шуннан соң гына гол саналды (0:1). Алтынчы минутта алка “Ак Барс” капкасына керде, ләкин хөкемдарларга бу юлы да видеокабатлауга мөрәҗәгать итәргә туры килде. “Динамо” уенчысы капкачы Эмиль Гариповка комачау иткәне ачыкланды, алка саналмады.

Икенче период. Сигезенче минутта “Динамо” хоккейчысы Лаурис Дарзиньш күпчелектә уйнаганда алка кертте, исәп тигезләште (1:1). Унтугызынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмче Иржи Секач гол кертте (1:2).

Өченче период. Бишенче минутта Иржи Секач, “Ак Барс” өчен үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (1:3).

Командалар составы:

“Динамо” (Рига):
Гудлевскис (Билялов);
Дарзиньш – Редлихс – Виделль, Балинскис – Сотниекс;
Кларк – Гиллис – Макмиллан, Алишаускас – Майоне;
Мейя – Дзиеркалс – Павлов, Зиле – Дзанетти;
Мюттюнен – Джериньш – Разглас (Маренис), Аляев.

 

“Ак Барс”:
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Азеведо – Зарипов, Педан – Постма;
Глухов – Попов – Галиев, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Абросимов;
Ткачев – Основин – Клинкхаммер (Кара).

Киләсе уенны "Ак Барс" хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. 17 декабрь "Ак Барс" үз бозында Екатеринбург шәһәренең “Автомобилист” командасын кабул итәчәк. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.

Континенталь хоккей лигасында бер атналык ял көтелә, ул вакытта төрле илләр җыелма командалары арасында ярышлар барачак. "Ак Барс"тан Беренче канал Кубогы өчен ярышырга Россиянең хоккей җыелма командасына Андрей Педан һәм Чехлар составына Иржи Секач чакырылды.

Шулай ук Швейцариядә Люцерна Кубогы өчен көрәш барачак, ул ярышта катнашырга Россиянең хоккей җыелма командасына сакчы Роман Абросимов белән капкачы Владислав Подъяпольский чакырылды.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса