Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Ул мактауга лаек

*Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүләгенә кандидат

Укыту-тәрбия үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан  Республикасы мәгариф һәм фән министры тарафыннан  Мактау грамотасы белән бүләкләнүче Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе  укытучысы - директор урынбасары Гөлнара Казбек кызы Әхмәдиеваның төп максаты: - укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштырып,  милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү.

     Әлбәттә инде, бу укытучыдан зур җаваплылык, тәвәккәллек таләп итә. Укытучыга башкарган эш-гамәлләренә карап бәя бирәләр дә инде.        

        Гөлнара Казбек кызы Бөгелмәнең үзендә гади, ләкин белемгә омтылучы, эшне яратучы гаиләдә туып-үсә. Балачактан бертуганнары белән әниләренә йорт эшләрендә булыша. Шулай ук ул мәктәптә тырышып укый, урта белем ала. Уку чорында музыка мәктәбенең  баян классына теләп  йөри. Аның укытучысы - милли җанлы Чәчкә Хәмит кызы Сөнгатуллина.

 Әлмәттә музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, югары белем алырга Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына юнәлә. 

 Югары белемле белгеч туган шәһәренә әйләнеп кайткач, балаларга татар көе, татар сәнгатенең нечкәлекләрен төшендерә, икенче төрле әйтсәк, буразнага орлыклар чәчә.

  Монда ул үзенең булачак тормыш иптәшен – бергә укыган сыйныфташы Рөстәм   Фәрит  улын очрата, аның белән гаилә кора һәм менә дигән уллар үстерә. Бүгенге көндә өлкән уллары Таһир  югары белем ала, кече уллары Әмирҗан гимназиянең башлангыч сыйныфында укый.

   Гөлнара Казбек кызы Әхмәдиева дистә елдан артык гимназиядә хезмәт куя. Ул үз эшен  яратып, җиренә җиткереп, иҗади якын килеп башкара.      Сыйныфтан тыш чаралар - балаларның иҗади компетенцияләрен үстерүнең тагын бер юнәлеше. Уку елы дәвамында укучылар һәм әти-әниләр өчен төрле очрашулар әзерли, кичәләр үткәрә. Гөлнара Казбековна җитәкчелегендә гимназиядә “Яшьлек” халык музыка уен кораллары һәм “Сәйлән” фольклор ансамбле эшли. Аларга төрле яшьтәге 25 укучы йөри. Алар төрле бәйгеләрдә теләп катнашалар. Эш нәтиҗәләре дә куандырырлык. Республикакүләм “Без бергә”,“Көзге Идел” бәйгеләрендә чыгыш ясап  беренче урын яуладылар.

      Гимназиядә   үткәрелгән  бер генә чара да  аннан башка үтми. Һөнәренең остасы, белем бирү эшчәнлеген мавыктыргыч, кызыклы итеп төзүче хезмәттәшебез белән без горурланабыз һәм укытучыбыз – Гөлнара Казбек кызы Әхмәдиеваны Һади Атласи исемендәге премиянең “Фидакарь укытучы” исеменә лаек дип саныйбыз.

Ләйсән Мөлихова,

Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең директор урынбасары

Фотолар гимназия архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса