Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Туксанга җитү – үзе бер бәхет

90 яшьлек Сәрия Вәлиева яши торган йортка килеп керү белән: "Биредә бәхет яши!" - дип әйтәсе килә. Һәр бүлмәдән кечкенә бала тавышы ишетелеп тора, олылар бәйрәм өстәле әзерләү белән мәшгуль, бер сүз белән әйткәндә, мәш киләләр, йорт кайнап тора. Сәрия әби Вәлиева тыныч кына салкынча бүлмәдә диванда утыра, йөзендә -...

90 яшьлек Сәрия Вәлиева яши торган йортка килеп керү белән: "Биредә бәхет яши!" - дип әйтәсе килә. Һәр бүлмәдән кечкенә бала тавышы ишетелеп тора, олылар бәйрәм өстәле әзерләү белән мәшгуль, бер сүз белән әйткәндә, мәш киләләр, йорт кайнап тора. Сәрия әби Вәлиева тыныч кына салкынча бүлмәдә диванда утыра, йөзендә - елмаю. Аның саен оныкчалары килеп муенына асылына: "Әбика, туган көнең белән!" - дип котлый, битеннән "пәп" итә. Аларны кочагына алып, Сәрия Сәетгали кызы: "Менә ул бәхет", - дип кабатлый.
Юбилей уздыручы Сәрия Вәлиева котлау сүзләрен иртә таңнан кабул итә башлаган. Кызлары Әлфия Мөхәммәтвафина белән Роза Йосыпова әниләрен шәхсән котласалар, читтә яшәүче онык һәм оныкчалары әбине телефон аша тәбрикләгән. Эшеннән - "Ремонт-төзү идарәсе" җәмгыятеннән дә килеп, әбигә җылы сүзләр әйткәннәр, күчтәнәчләр алып килгәннәр.
Сәрия Вәлиева - һөнәре буенча төзүче. Ремонт-төзү идарәсендә 40 елга якын эшләгән: күпкатлы йортлар төзегән, юллар асфальтлаган. Сәрия Вәлиеваның фотосы Мактау тактасыннан төшмәгән. Шул рәвешле, әби гел физик эштә булган. "Лаеклы ялга чыккач та, бер тик тормады. Бәрәңге утыртмый башлавына да ике генә ел әле", - дип сөйли әбинең кызлары. Алар Сәрия әбинең озын гомерле булуын физик эш яратуы белән бәйлиләр. Шул чор
балалары кебек, Сәрия Сәетгали кызы кечкенәдән эшләп үскән. 6 яшендә ятим, әтисез калып (ә гаиләдә алар 4 бала булганнар), тормышның бар ачысын, авырлыгын татып яшәгән.
1941 елда башланган дәһшәтле сугыш та алар өчен зур сынау булган. Яшьләр һәм балалар колхозда (әби тумышы белән Мөслим районының Метрәй авылыннан) әзмәвердәй ир-егетләр эшли торган эшне башкарганнар: урманда агач кискәннәр, урак урганнар, җир сөргәннәр... Холкы буенча оптимист булса да, Сәрия әби ул елларны исенә төшерергә яратмый: "Алар минем күңелдә ачы күз яшьләре белән истә калды", - дип уфтана.
Сәрия Вәлиева Бөгелмәгә 1954 елда кияүгә чыккач килеп эләгә һәм биредә төпләнеп кала. Үзләре йорт төзеп кергәч, алар күп итеп мал асраган, җәен печән чабып көн күргән.
Бүгенге көндә Сәрия әби кызлары тәрбиясендә, кояш чыккан һәр көнгә рәхмәт әйтеп гомер кичерә. Әбиебез 90 яшен тутырса да, сәясәт белән кызыксынуын югалтмаган әле. Яраткан программасы да бар, ул атна саен "Воскресный вечер с Соловьевым" тапшыруын карый икән. "Барлык сәясәтчеләрне, артистларны исем-фамилиясен әйтеп таный, аның белмәгән кешесе юк", - дип көлә оныклары.
Чал чәчле әбине ветераннар советыннан да тәбрикләделәр. Иҗтимагый совет рәисе Глирә Вәлиева Сәрия Сәетгали кызына РФ Президенты Влади-
мир Путинның Котлау хатын тапшырды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Рәсемдә: 90 яшьлек Сәрия әби Вәлиева - якыннары уртасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса