Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне парлы итеп яраткан, адәм балаларына да пар-пар булып яшәүне фарыз дәрәҗәсенә куйган. Ул кошларга армый-талмый очарга, ә кирәк икән, бәләкәч кошчыкларын бәла-казадан саклап калу өчен пар канат биргән. Адәм баласының тормышы да шуңа тиң. Ул тугач та әти-әнисе канатына мохтаҗ. Алар балага ата-ана мәхәббәтен, тәрбия җылысын...
Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне парлы итеп яраткан, адәм балаларына да пар-пар булып яшәүне фарыз дәрәҗәсенә куйган. Ул кошларга армый-талмый очарга, ә кирәк икән, бәләкәч кошчыкларын бәла-казадан саклап калу өчен пар канат биргән. Адәм баласының тормышы да шуңа тиң. Ул тугач та әти-әнисе канатына мохтаҗ. Алар балага ата-ана мәхәббәтен, тәрбия җылысын бирәләр. Әгәр дә бер канаты сынса?
Наилә Зыятдинованың да тормышы үзе бер гомер... Ул күрше Үзбәк авылында зур гаиләдә туган. Төпчек бала булгач, зур апалары, абыйлары бик яраталар үзен. Аларның туйлары Иркен авылында иң матур, күркәм булды. Шәп, таза егет чибәр кәләше белән котлауларны кабул итеп, матур киләчәкләре турындагы уйладылар. Алардан да бәхетле кеше юк иде бу мизгелләрдә.
Көтелмәгән фаҗига гаилә бәхетен юкка чыгарды, мәкерле язмыш гаилә учагын сүндерергә ашыкты. Наилә өчен үзенең иң кадерле кешесен - ире Марсельне югалту бик авыр сынау булды. Ул ике кечкенә кызчыгы белән тол калды. Ул вакытта зур кызы Айсылуга 7 яшь, бәләкәче Миләүшәгә нибары
3 яшь - әтисе үзен бик тә ярата иде шул....
Тормыш ул - бетмәс-төкәнмәс сикәлтәле юл, аны үтә белергә кирәк. Сыңар канат белән яшәргә көч табулары, ай-һай, бик авыр шул. Һәм Наилә шул көчне үзендә таба, алга таба яшәр өчен, балаларын аякка бастырып кеше итәр өчен. Шундый авыр вакытта, әти-әнисенең, абый-апаларының, туганнарының, каената һәм каенанасының кайгыртучанлыгын тоеп яши ул.
Тынгысыз төннәр бик күп булгандыр, билгеле. Әнә бәләкәй Миләүшәсенең бөтен тәне яна, нәрсә эшләргә? Зур гаиләдә абый-апаларының балаларын
карап үскәнгәдер, Наилә бу очракта да югалып калмый, баланы яхшылап төреп, шифалы үлән төнәтмәләре белән ышкырга тотына, рәхмәт төшкере, ярый әле җәй көне ул үләннәрне авыл болыныннан җыеп алып кайткан булган. Файдасы тия, Миләүшәсе тиздән терелеп тә җитә.
Тормыштагы авырлыклар, сынаулар бик күп булса да, Наи-лә сынатмыйча аларны җиңеп килеп, балаларына бик яхшы тәрбия биреп үстерде. Аллаһка мең шөкер, балалары ананың йөзенә кызыллык китермичә, кеше арасына чыгарлык булып үсеп җиттеләр, мәктәптә бик яхшы укыдылар, кешеләргә ихтирамлы, тәүфыйклы булдылар.
Наилә Алмас кызы күп еллар эшләгән "Лениногорскнефть" идарәсендә - мактаулы урында. Эшендә аны хөрмәт итәләр. Ул үзе дә бәхеткә лаеклы ханым. Язмыш аңарга тагын бер тапкыр гаилә бәхете татырга насыйп итте. Ул янәдән кияүгә чыгып, ир хатыны булып яши. Матур ир бала үстерәләр ире белән. Әниләре Әдибә апа дөнья куйгач, әтиләре Алмас абыйның терәге ул. Бүгенге көндә әтисе аның гаиләсендә яши. Абый-апалары гел ярдәм кулы сузып торалар.
Айсылу белән Миләүшә әбиләре Хаҗәр апа, бабасы Минсәгыйть абый өчен бик кадерле балалар. Сый-хөрмәттә яшиләр картлар, оныклары, уллары, киленнәре бар.
Бүген инде кызлары Наилә өчен ныклы терәк булып торалар. Айсылу, Лениногорск шәһәрендәге педагогия көллиятен уңышлы тәмамлап, музыка укытучысы дипломы алды. Бүгенге көндә хыялы - Казан каласында югары белем алу.
Ә сеңлесе шул ук уку йортының дизайн факультетында бик яхшы билгеләренә генә укый. Әниләре алар белән горурланып яши.
Әле күптән түгел генә Наилә ханымның тормышында бик тә күңелле вакыйга булды: олы кызы кияүгә чыкты - никах туен әби-бабай нигезендә авылда үткәрделәр. Кияү Казан егете, әмма әти-әниләре чыгышлары белән Бөгелмә ягыннан.
Яшь парга ике яктан да хәер-фатиха бирелде. Күп вакытта әти-әнинең дә ризалыгы соралмый. Базарга олы мал алырга чыгабыз икән, иң беренче эш итеп, терлекнең нәселен сорыйбыз бит. Ә гомерлеккә дип, тормыш юлдашы сайлаганда аның нәселенә дә, әти-әниләре фикеренә дә кушылабыз. Зур өметләр баглап өйләнәләр, вәгъдәләргә ышанып, кияүгә чыгалар, ә тормыш, тату гаилә кору - зур тырышлык нәтиҗәсе бит ул. Тормыш кыенлыкларын җиңәргә яшь гаиләгә сабырлык, бер-береңә терәк булу кирәк.
Наилә ханымның теләге гади: яшьләргә гаилә бәхете теләп, бергәләшеп озын-озак яшәргә насыйп булсын ди. Бөтен авыл халкы да Наиләбезнең
изге теләкләренә кушыла. Иркендә Ураза аеннан соң кыска вакыт эчендә генә дә дүрт никах туе булып узды. Бәхетле булсын яшь парлар - пар канатлар!
Наилә МАМАКОВА.
Иркен авылы.
Автор фотолары.