Күпләргә маяк булган бөгелмәле
Мәктәп - тәрбия һәм белем учагы. Аның нигезендә Укытучы дигән бөек зат тора. Уку-укыту, тәрбия процессы укытучының һөнәрен ни дәрәҗәдә дөрес сайлавыннан, үз фәне буенча тирән белемле, шул фәнен балаларны яраттырып, кызыклы, мавыктыргыч итеп, тормыш белән бәйләп, төрле мотодик алымнар сайлап үзләштерүләренә ирешүдән тора. Ветеран укытучы Гөлсинә Вахит кызы Хисамовага...
Мәктәп - тәрбия һәм белем учагы. Аның нигезендә Укытучы дигән бөек зат тора. Уку-укыту, тәрбия процессы укытучының һөнәрен ни дәрәҗәдә дөрес сайлавыннан, үз фәне буенча тирән белемле, шул фәнен балаларны яраттырып, кызыклы, мавыктыргыч итеп, тормыш белән бәйләп, төрле мотодик алымнар сайлап үзләштерүләренә ирешүдән тора.
Ветеран укытучы Гөлсинә Вахит кызы Хисамовага 1 октябрьдә 75 яшь тула. Тумышы белән Баулы районының Яңа Шалты авылыннан булган кыз, югары белем алып, Бөгелмә шәһәренең 2 нче физика-математика лицеена татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә һәм шуннан соңгы бөтен гомерен укытучы һөнәренә багышлый, озак еллар шәһәр мәктәпләре татар теле укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли.
Бала күңеленә акбур белән ак нур сызган, күпме кешегә олы юлга басарга аң-белем биргән һәм мәгърифәт нуры тараткан педагогик хезмәт ветераны Гөлсинә Вахит кызы Хисамованы күпләр үзенең остазы, якты күңелле, зирәк акыллы укытучысы дип исәпли.
Бөтен килеш-килбәте, холык-фигыле, үзен-үзе тотышы, тирә-юньдәгеләргә эчкерсез дустанә җылы мөнәсәбәте белән укытучы ул Гөлсинә Вахит кызы. Бүген хезмәтенең дәвамчыларын күреп сөенә ул, тирән белемле, акыллы, шул ук вакытта шук һәм тиктормас балаларны эчкерсез ярата торган мөгаллимнәр тәрбияләп калдырды үзенә алмашка. Гөлсинә ханымда белем алган укытучылар районның төрле мәктәпләрендә балаларга мәгърифәт нуры өләшә.
…Сезнең куллар таш пулатлар салмый,
Манаралар өйми күкләргә,
Ләкин тыйнак, ихлас хезмәтегез
Маяк булды юлда күпләргә,
- дип, югары бәя бирә остазларының олы хезмәтенә аның хезмәттәшләре.
"Шәһәрдә үскән татар балаларында үзе укыткан фәнгә - татар теленә мәхәббәт тәрбияли алды ул, - дип яза шушы олуг мөгаллимә турында "Бөгелмә авазы"ның 1996 елның 15 февраль санында шәһәр мәгариф бүлеге җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Фәүзия Мәхмүтова. - Шәһәр күләмендә үткәрелә торган күпчелек һәм иң төп чаралар һәрчак 2 нче лицей базасында, ул җитәкчелек иткән татар теле укытучылары ярдәмендә уза. Гөлсинә Вахитовнаның иң бай иҗат лабораториясе булган татар теле кабинеты ел саен уздырыла торган "Иң яхшы кабинет" конкурсларында күп мәртәбә җиңүче булды. Соңгы елларда гына да бу кабинет, республика бәйгеләрендә катнашып, мактаулы 2 нче, 3 нче урыннарны яулады…" җитәкче шулай ук үзенең чыгышында бу остаз-укытучының укучылары белән бергә шәһәркүләм узган чараларда актив катнашуын, олимпиадаларда алдынгы урыннарны алуларын ассызыклап үтә.
Үз эшенең остазы Гөлсинә Хисамованың хезмәте мәгариф идарәсе һәм хөкүмәтебез тарафыннан да зур бәя алды. Ул - "Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы", "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы". Һади Атласи фонды аңа "Фидакарь укытучы" исемен бирде.
Гаиләдә Гөлсинә ханым балалары өчен - мәрхәмәтле, ягымлы әни, иренә - шулай ук педагог, Татарстанның атказанган укытучысы, "Почет билгесе" ордены кавалеры Рифмир Сәлах улы өчен тугрылыклы хәләл җефете, оныкларына - иң яраткан әбиләре, кунакчыл хуҗабикә, аш-су остасы, яшьләргә - яхшы күңелле киңәшче һәм ярдәмче.
75 яшь тулу уңаеннан, барлык газета укучыларыбыз белән беррәттән, газета коллективы да педагогик хезмәт ветераны Гөлсинә Вахит кызы Хисамованы бу олы бәйрәме белән тәбрик итә, ныклы сәламәтлек, хәерле гомер тели.
Әлфия МОСТАФИНА.
Фото - гаилә альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа