Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

“ИЛ БАТЫРНЫ СЫНЫЙ БАТКАНДА”

Беләм, егет, синең җырыңда Күп илеңә сөю, якынлык. Тик әйт: авыр сугыш юлында Син күрсәттең нинди батырлык? Син бастыңмы сафка, кыенлык, Кайгы йөген илең тартканда? Кыенлыкта күренә кыюлык, Ил батырны сыный батканда. (Муса ҖӘЛИЛнең "Батырлык турында" шигыреннән). Күпме батырны сынады ил сугыш сазлыгына батканда?! Исемнәрен мәктәп укучылары тарих китапларыннан укып...

Беләм, егет, синең җырыңда
Күп илеңә сөю, якынлык.
Тик әйт: авыр сугыш юлында
Син күрсәттең нинди батырлык?
Син бастыңмы сафка, кыенлык,
Кайгы йөген илең тартканда?
Кыенлыкта күренә кыюлык,
Ил батырны сыный батканда.
(Муса ҖӘЛИЛнең "Батырлык турында" шигыреннән).
Күпме батырны сынады ил сугыш сазлыгына батканда?! Исемнәрен мәктәп укучылары тарих китапларыннан укып белмәсә дә, шәһәр халкы Геройлар аллеясында бюстларын күрмәсә дә, әлеге мәкалә герое Зәки Галләмов кебек гади халык батырлары илне шул сазлыктан йолып калуда гаять зур көч куйган, гаять зур батырлык күрсәткән. Ил кайгы йөген тартканда сафка баскан күпме батыр хәзер арабызда юк инде. Ләкин исән калганнары бүген яшь буыннан мөмкин кадәр күбрәк игътибар, яхшы караш тоеп яшәсен иде. Нәкъ шулар үрнәгендә балаларда үз халкы өчен горурлык, үз иле өчен киләчәккә ышаныч тәрбияләнә.
Зәки бабайга 15 март көнне 90 яшь тулды. Тормышы, кайда эшләве турында, кайсын хәтерләп, кайсын гөманлап, әкрен генә, салмак кына сөйләп утырганда: "Сугыш вакытында кайда хезмәт иттегез?" - дип сорыйм. Кискен итеп: "Порт-Артур, Порт-Артурда", - ди. Авыр булдымы, дип сорарга җөрьәт итмәдем. Тавышы белән генә түгел, гәүдә-сыны белән дә минем бу соравыма җавап бирде и нде ул...
Бөек Ватан сугышы ветераны Зәки Һади улы Галләмовны юбилее белән котлап, Россия Президенты В. Путин имзасы белән Кремльдән килгән открытканы, шәһәр мэрыннан әзерләнгән истәлекле бүләкне "Радуга" халыкка социаль хезмәт к үрсәтү үзәге бүлек мөдире Ирина Белякова тапшырды. Муниципаль районның ветераннар советы һәм шәхсән үзе исеменнән, юбилярга матур теләк ләр әйтеп, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева күчтәнәчләр, чәй тәмнәре алып килгән иде. "Бу гаиләне беләм мин, - ди Сөмбел апа, - Зәки абый үтә дә йомшак күңелле, тыныч, бала җанлы кеше ул. Ә аның хәләл җефете Әминә апа җор сүзле, ташып торган энергияле булды. Шулай алар берберсен тулыландырып торалар иде". Тыныч т ормышта З әки б абай ма шина йөртүче булып эшләгән. "Ерак-ерак шәһәрләрдән нәрсә генә ташымадык инде", - ди ул. Лаеклы ялга да шул ОРСта э шләп к иткән. Бүген Зәки абый оныгы Гөлүсә тәрбиясендә. Өйдә, кунаклар килүенә сөенеп, шаярышып-көлешеп, оныкчыклары йөгереп йөри. Әйдәгез, бабагыз белән фотога төшерәм, дигәч, өчесе өч яктан тиз генә бабаларына килеп сарылдылар. Зәки абыйның ил батыры икәнен беләләр, бабаларының солдат фотоларын мәктәпкә алып барганнар. 8 нче мәктәпнең Батырлар стендында Зәки абыйның рәсеме дә урын алган.
Зәки бабай, кунакларга 95 яшендә дә очрашырга сүз биреп: "Шушылай зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт инде", - дип, ихлас күңелдән сөенеп калды.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса