Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Әфганда булган диләр...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен илебездә 1922 елдан бирле билгеләп үтәләр. Башта ул - Кызыл Армия, аннары - Совет Армиясе, соңыннан Ватанны саклаучылар көне дип исемләнә. Ничек кенә булмасын, бәйрәм үз асылын саклап кала, ул бүгенгәчә халыкта "ир-егетләр бәйрәме" дип санала. Бу көнне илебездә сугыш ветераннарын хөрмәтлиләр, мемориалларга чәчәкләр...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен илебездә 1922 елдан бирле билгеләп үтәләр. Башта ул - Кызыл Армия, аннары - Совет Армиясе, соңыннан Ватанны саклаучылар көне дип исемләнә. Ничек кенә булмасын, бәйрәм үз асылын саклап кала, ул бүгенгәчә халыкта "ир-егетләр бәйрәме" дип санала. Бу көнне илебездә сугыш ветераннарын хөрмәтлиләр, мемориалларга чәчәкләр салалар, бәйрәм чаралары уздыралар, концертлар оештыралар. Без дә бу мөмкинлектән читтә кала алмадык. "ТНГ-Групп" җәмгыятендә булып, армиядә хезмәт итүчеләр белән танышып кайттык.

15 февраль көнне бөгелмәләр Әфганстанда һәлак булган якташларны искә алды. Алар истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды. Бу дата - меңләгән россияле өчен кайгылы көн. 14 мең солдат әфган җирендә ятып кала, 50 меңе яралана, 250се бөтенләй хәбәрсез югала. Бөгелмәләр әлеге сугышта 6 егетен югалтты. Сугышның коры статистикасы әнә шундый. Бу көнне яу кырында ятып калган солдатлар ата-аналарының йөрәк яралары кабат сыкрады. Алар күз яшьләрен сөртә-сөртә, мемориал янында торды. Газиз балалары хәзер бары мәрмәр таш аша гына елмая ала шул.
Александр Венюков та әфган җирендә хезмәт иткән. Тик быел мемориал янына килеп чәчәкләр салып, бергә хезмәт иткән егетләрен искә ала алмады. Ул - "ТНГ -Групп" җәмгыятенең 30 нчы партиясе хезмәткәре. Бүгенге көндә Коми Республикасында эштә икән. Александр Венюков ил алдында булган бурычын 1982 - 1984 елларда үтәгән (уңдагы рәсемдә). Машинист һөнәрен үзләштергән егет Әфганстанда БТР йөрткән, колонналарны озатып йөргән. "Иң куркынычы засадага эләгү иде. Дошманның кайдан атуын, кайдан һөҗүм итүен белеп, күреп өлгергәнче, күпләрнең җаны кыелды. Әле сезгә сөйләгәндә дә тәннәрем чымырдап китә, - ди ул сугыш хатирәләрен яңартып. - Кайгылы минутлар еш булып торса да, без - яшь егетләр күңел ачарга да вакыт таба идек. "9 рота" фильмындагы кебек итеп, бал әчетеп, Яңа елны каршы ала идек. Иң яраткан ризыгыбыз шикәр белән куертылган сөт булды. Һәм шулай ук почта килүе дә шатлыклы бер вакыйга булып истә калган. Ул вакытта ике ил арасында хатлар озак йөри иде. Әниләрдән, дуслардан җылы сүзләр белән тулган конверт алгач, батальонда тынлык урнаша, барысыда хат уку белән мәшгуль. Әфганстан - матур, таулы ил. Тик менә андагы халыкның күбесе хәерчелектә яши. Әфган солдатлары белән дус идек, бергә дошманнарга каршы көрәштек", - ди Александр Венюков. Күренеп тора, Александр, еллар үтүгә карамастан, бүген дә үзен чын солдат кебек хис итә. "Илебез кабат бурыч үтәргә чакырса, мин бар җаным-тәнем белән моңа алыначакмын, чөнки ил тынычлыгы, аны саклау - чын ир-егетләр эше. Хатын-кызлар йорт, бала үстерү белән шөгыльләнергә тиеш", - диде ул сүзен тәмамлап.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса