Бөгелмәнең халык театры “ГРАН-ПРИ” яулады
10 декабрьдә башкалабызның академия театры сәхнәсендә Бөгелмә халык театры “ ГӨРГӨРИ КИЯҮЛӘРЕ “ спектаклен Идел-йорт фестиваленең җинучесе буларак Казан тамашачысына тәкъдим итә.
Бөгелмәнең нәкъ уртасында шәһәребезнең символы булган , узенең миллилеге ,җыйнаклыгы, матурлыгы белән аерылып торган тарихи бина бар. Әлеге бинаның түбәсенә урнаштырылган мөнбәре шәһәребезнең гербын да бизәп тора. Бу йортны 1903 елда үз вакытында Бөгелмә өязендә үзенең юмартлыгы, халыкчанлыгы белән дан тоткан хәйрияче Мохәммәдшакир Хәкимов салдырган. Революциядән соң озак еллар Бөгелмә халкы бу бинада кино караган. 2001 елдан башлап әлеге мәшһүр бинада “Татар мәдәният үзәге” халыкка хезмәт итә.Шуны да әйтеп узыйк, республикабызда “Татар мәдәният үзәге” дип аталган ике генә бина бар: аның берсе мәркәзебез Казанда, икенчесе-чал Бөгелмә шәһәрендә.
Милли Үзәк ачылуның башыннан ук аны Татарстан Республикасынының атказанган мәдәният хезмәткәре,режиссер Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова җитәкли.Шириаздан Сарымсаков ,Рабит Батулла,Асия Хәйруллина,Шәһсәнәм Әсфәндиярова кебек данлы остазлардан белем алган милли мәдәни белгеч кыска гына вакыт эчендә Бөгелмәдә татар халык театры оештырып, аны Республикабыз халык театрлары арасында иң югары баскычка алып менә алды.
Халык театрының репертуары бик бай.Бугенгесе көндә халык театры өч төркемнән тора: “Инсаният өлкәннәр төркеме,” төп төркем” һәм “Толпар” яшьләр төркеме.Шуны да ассызыклап әйтергэ кирәк, театр оешуның беренче елларыннан ук республика күләм театр фестивальләрендә катнашып,җиңучеләр рәтенә басты. Шулар арасыннан зур горурлык белән түбәндәге спектальләрне атап китә алабыз:
2006 елда – “Башмагым”- (Таҗи Гыйззәт)музыкаль комедиясе өчен 1 дәрәҗә диплом.
2007 елда-“Гармун белән скрипкә” – (Т.Миннуллин) 2 дәрәҗә лауреат дипломы;
2008 елда –“Алты кызга бер кияү ”( Т.Миңнулин ) спектакле өчен 1 дәрәҗә лауреат дипломы.
2009 елда- “Моңлы бер җыр ”(Т.Миннуллин )фестивальнең дәрәҗәле дипломы.
2010 елда-«Йөрәк-маем» -( Туфан Миңнуллин.) спектакле өчен « 2 дәрәҗэ лауреат дипломына лаек булдылар.
2011 елда халык театрының “Тулпар ” яшьләр төркеме “Өмет яры” дип исемләнгән Бөтенсоюз яшьләр фестивалендә Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектаклен күрсәтеп 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Ә 2012 елда “Тулпар” яшьләр төркеме җирле авторыбыз Әсхәт Закировның “Глюк түгел чынбарлык” исемле наркотикларга каршы спектаклен куеп Республикабызның “Махсус” призына лаек булдылар.
2013 елда халык театры “Әниләр һәм бәбиләр”,
2014 - “Ильгизәр + Вера,
2015 елда “Миңлекамал” спектакльләре белән өч ел рәттән “ Идел –йорт” театрлар фестиваленең 1 дәрәҗә лауреат дипломнарын яуладылар.
2017 елда-Казан тамашачысы Бөгелмэ халык театрынын драматург Шәриф Хөсәен пьесасы буенча куелган ” Зөбәйдә әдәм баласы” спектаклен алкышларга күмде.
... ҺӘМ НИХАЯТЬ ...2018 елда Бөгелмэ халык театры инде куптән зарыгып көткән зур, дәрәҗәле исемгә “ ГРАН-ПРИ” исеменә лаек булды. Бу юлы халык театры Туфан ага Миңнуллинның иҗатына тугры калып, “ Гөргөри кияүләре” дип аталган этнографик музыкаль комедиясен зур тырышлык белэн әзерләде.
10 декабрьдә башкалабызның академия театры сәхнәсендә Бөгелмә халык театры “ ГӨРГӨРИ КИЯҮЛӘРЕ “ спектаклен Идел-йорт фестиваленең җинучесе буларак Казан тамашачысына тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа