Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Үзеңнән түбәннәргә карап, хәлеңә шөкер ит!

Бер адәм юлда җәяү атлаганда үз-үзе белән сөйләшеп бара икән.

“Бу далада, бу сахрада, бу чүлдә миннән дә көчсез, бичара, хәсрәт-кайгыларга баткан кем булыр тагын”, -- дип елый да башлаган. 

Сыртына йөк төялгән, үтеп баручы ишәк бу кешенең сүзләрен ишетеп, әйтә: “Әй, акылсыз адәм! Ни булды, бу кадәр хәлеңнән зарланасың? Ишәк хәлен белмисең,минем кебек йөк астында түгелсең бит, я! Атла да, хәлеңә шөкер ит”, -- ди. 

Ачыклама 

Бу хикәя бик гыйбрәтле бер хикәядер. Кешенең һәр теләгенә ирешә алмавы мөмкин. Шулай да үзеннән түбәндә булганнарның хәленә карап, үз хәленә шөкер итү – акыллылык галәмәтедер. Тагын да авыррак хәлдә булганнарга карап, үз хәлеңнән риза булу – күркәмдер. Үзеңнән начар хәлләрдә булганнарга карап, үз хәлеңә шөкер итү тиешледер. 

Әйе, җир йөзеннән яңа нәселләр, кавем-кабиләләр, азсанлы вә күпсанлы милләтләр яшәп китәләр. Мал-мөлкәтләре, байлыклары еш кына бөтенләй дә тиешсез кешеләргә каладыр. Чын байлык иясе – Раббыбыз Аллаһтыр! Син, мин – яшәп китүче кунак кына. 

Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдис шәрифтә: “Өстен кул түбән кулдан хәерледер”, -- дип боера. Өстен кул – бирүче, ярдәмче кул. Түбән кул – сораучы, алучы вә мохтаҗ кулдыр. 

Күңеле бай булмаганның кулы өстен булмас. Нәкъ хәдис шәрифтә боерылганча: “Байлык – мал күплеге белән түгел, чын байлык – күңел байлыгында”. 

Күңел байлыгы булмаган кешеләр, муллыкта яшәсәләр дә, шәрәфле вә хиссиятле бер тормышка лаек була алмаслар. Аларның ахирәттә хисаплары куркыныч вә читендер. 

Мөхтәрәм мөэминнәр! Дөньяда имтиханга таба тормыш юлчылары булуыгызны онытмагыз! Бөтен нигъмәтләрөчен соралачагыбызны хәтерегездән чыгармагыз. Күңел вә ахирәт бае булыгыз! Фәкыйрь вә мескеннәргә игътибарлы булыгыз. Юмартлыкны һөнәр итегез. Ярдәмләшүдән качмагыз! Дөньялыктагы байлыгыгыз ахирәттә үзегезгә йөз кайгысы булмасын, инсани йөзегезнең әхлак вә фазыйләт яктылыгы булсын! Исрафларга чыкмагыз, гөнаһларга батмагыз, уралмагыз! Ярдәмләшүләрегез хәерлегә булсын! Усаллыкның, начарлыкның коралы булмагыз! Һәр заманның иң көчле коралы – көләч йөз, татлы тел икәнен онытмагыз. Аллаһыдан куркыгыз! Тәкъва хәятеннән аерылмагыз. Тик тәкъвалык – дөнья вә ахирәт байлыгының асылыдыр һәм иң хәерлеседер. 

Аллаһ нигъмәтләренең кадерен белегез: байлыгыгызны Хак Тәгалә юлында кулланыгыз, бөек бәхет-сәгадәткә, дәүләткә лаек булырсыз! 

Сәламәтлек белән хасталыкка, барлык белән тарлыкка каршы торыгыз! 

Мал-мөлкәт, бала-чага – дөнья хәятенең үтеп китәчәк бизәкләредер. 

Дөньялыктагы хәерле эшләрегез – бакый мәңге калыр. 

Һәммәгезгә диндарлык вә фазыйләт юлында уңышлар юлдаш булсын! 

 

“Ислам нуры календаре”, 2012 ел 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса