Яңалыклар
Төзүчеләр көне уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов төзелеш тармагы ветераннарын һәм хезмәтчәннәрен бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлады. "Төзүчеләр көне - иң тыныч, гуманлы, хөрмәткә лаек хезмәт ияләренең бәйрәме ул, - диелә котлауда. - Һөнәри осталыкка ия булуны, чыныкканлыкны таләп итә торган фидакарь хезмәтегез мактаулы...
Төзүчеләр көне уңаеннан
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов төзелеш тармагы ветераннарын һәм хезмәтчәннәрен бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлады.
"Төзүчеләр көне - иң тыныч, гуманлы, хөрмәткә лаек хезмәт ияләренең бәйрәме ул, - диелә котлауда. - Һөнәри осталыкка ия булуны, чыныкканлыкны таләп итә торган фидакарь хезмәтегез мактаулы да, җаваплы да сезнең, ә инде аның нәтиҗәләре - һәркемнең күз алдында. Сезнең тырышлык белән Бөгелмәбезнең йөзен бизи, халкыбызның тормыш хәлен яхшырта торган социаль һәм мәдәни объектлар калкып чыга.
Хезмәт базарында төзүче белгечлекләренә сорау зур булу районыбызның да, республикабызның да социаль-икътисади үсеше уңышлы баруын күрсәтә".
И.Касыймов төзелеш комплексы хезмәтчәннәренең һәммәсенә дә ныклы сәламәтлек, бетмәс көч һәм бөгелмәләр тормышын уңайлырак, ямьлерәк итү омтылышы белән алып барган эшчәнлекләрендә яңа уңышларга ирешүләрен теләде.
Соңламыйк, оттырмыйк, кардәшләр!
Изге Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә игътибарга лаек бер кичә - Кадер кичәсе бар. Аның галимнәр так санлы бер төндә икәнлеген әйтәләр. Ләйләтүл Кадер - алдагы бер еллык язмыш хәл ителә торган төн ул. "Кешенең тәкъдире маңгаена туганчы ук язылган була бит инде", - дияр кайберәүләр. Әйе, бу шулай, әмма Аллаһы Тәгалә үзе билгеләгән кануннарга, Пәйгамбәребез сөннәтләренә тугры булып яшәүчеләрнең гөнаһларын кичереп, бу төндә алар язмышына "төзәтмәләр кертә" ала. Моның өчен бары тик кичерү сорарга һәм догада, гыйбадәттә, теләктә булырга кирәк.
Мөселман кардәшләребез өчен тагын бер мәгълүмат: быел фитр сәда-касының микъдары авыр хәллеләргә һәр кешедән - 50 сум, урта хәллеләргә - 200 сум, байларга 500 сум тәшкил итә.
Киндер юк ителде
Карабаш бистәсендә, законсыз төстә наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш бүлеге һәм Карабаш полициясе хезмәткәрләре белән берлектә, "Мәк" операциясе кысаларында 200 куак кыргый киндер үсеп утырган 6 сутый җир булуы ачыкланган һәм наркотик үсемлек чыганагы юкка чыгарылган.
Законсыз төстә наркотиклар әй-ләнешенә каршы көрәш бүлеге начальнигы А.Сазонов сүзләренә караганда, наркотикларга бәйле җи-
наятьләрне ачыклау һәм профилактикалау максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре составында наркотик матдәләр булган үсемлек үскән урыннарны ачыклыйлар. Гражданнар белән җыеннарда халыкка мондый җинаятьләр турындагы фактларны хокук саклау органнарына 6-95-02, 6-96-02, 02 телефоннары буенча хәбәр итү кирәклеге турында әйтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа