Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Вәгъдә – намус көзгесе, күркәм холык билгесе

“Вәгъдә – иман” дигән халык мәкалендә бик зирәк фикер әйтелгән. “Вәгъдәсен ашыкмыйча биргән кеше вәгъдәсендә торучан булыр”, – ди халык мәкале.

Сүз бирү, биргән сүздә тору күркәм холыкка керә. Әмма пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгаләгә каршы булган нәзенрне үтәү юк”, – дигәнен дә истә чыгарырга ярамый, ягъни синең сүз үтәвеңнән кемгәдер зыян киләсе булса, аның үтәлмәве яхшырак. Ә инде Аллаһы Тәгалә кушканнарга каршы килми торган вәгъдә гамәлгә ашырыла икән, сүзендә торучы гаять зур әҗер-савапларга ия булыр, дөнья вә ахирәттә Аллаһының олугъ дәрәҗәләренә ирешер, кадер-хөрмәт казаныр, ихтирамга лаек булыр.

“Антларыгызны хәйлә белән кылмагыз, әгәр хыянәт юл белән ант итсәгез, аякларыгыз хакка беркетелгәннән соң, аннан таешып китәр. Аллаһы юлыннан таешкансыз, ягъни аннан чыккансыз икән, каты газаплар татырсыз, Аллаһы исеме белән ант итеп, шул антны үтәү дә Аллаһы юлыдыр, әгәр антларыгызда тормасагыз, ахирәттә сезгә каты газап булыр. Аллаһы исеме белән әйткән антларыгызны дөнья малы өчен бозмагыз”, – диелә Изге Коръәндә (“Ән-Нәхел” сүрәсе, 94, 95нче аятьләр).

Сүздә тору – иман, ә иманлы булу һәр мөселманның изге бурычы да, фарыз гамәле дә ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса