Бөгелмәдә "Сабыйга" хәйрия акциясенә йомгак ясалды
Халыкара балаларны яклау көненә
Изге Рамазан аеның 27нче көнендә ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте ҮДО Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибәте оештырган "Сабыйга" акциясе төгәлләнде. Хәйрия акциясенең максатчан аудиториясе - әти-әни каравыннан мәхрүм калган өч яшькә кадәрге сабыйлар. Бу нарасыйлар ел дәвамында Бөгелмә балалар хастаханәсендә тернәкләнү курсы узалар. Балаларга кием-салым, шәхси гигиена әйберләре, туклану продуктлары, уенчыклар һәм лазер принтеры алып тапшырылды.
Ни кызганыч, әти-әниләре баш тарткан балалар проблемасы көн тәртибеннән төшми әле.
Аллага шөкер, без, сезнең белән бергәләп, сабыйларга изге Рамазан аеның фазыйләтле җылысыннан өлеш чыгара алдык.
Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибе, Үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Рамил Хөснетдинов,
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа