Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Үзеңне хисап кыл, сине хисап кылганчыга хәтле

Һәрбер акыл иясе даими рәвештә үз-үзенә хисап кылырга тиеш.

Мин намазларымны тиешенчә башкардыммы, мин харам эшләр кылмадыммы, минем ризыгым, мал-мөлкәтем хәләлме? Мин ул байлыгымны хәләлгә генә тотаммы? Минем кулларым нәрсә кыла, аякларым кайда йөри. Күзләрем нәрсә карый. Колакларым нәрсә тыңлый, телем нәрсә сөйли... 

Аллаһы Тәгалә Әл-Хәшр сүрәсенең 18-че аятендә болай дип әйтә: «И, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм җан иртәгәлек өчен элегрәк ни әзерләгәнен карасын!». Үз үзеңне хисаплау Аллаһ расүле (с.г.в) сөннәтенең бер төре. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтте: «Кем җаныннан хисап таләп итә һәм ахирәт өчен гамәлләр кыла, шул — акыллы. Ә кем үз теләкләреннән җиңелә һәм шул ук вакытта Аллаһка өмет итә, шул — көчсез» (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ риваять иттеләр). Хак халифә Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) болай дип әйткән: «Сезне хисапка дучар иткәнче, үз-үзегезне хисаплагыз». Әр-Рифәгый исемле галим (Аллаһ аңа рәхмәтле булсын) әйтә: «Дөнья — ул хыянәтче, ялганчы. Аның ләззәтләре бик тиз юкка чыга, ә көннәре хыял кебек үтеп китә. Анда яшәгәндә үзеңне Аллаһка буйсынуда куллан һәм үзеңне хисап кылырга онытма».

Ә ничек хисап сорарга җаннан? Беренчедән, кылган гөнаһларны хәтерләп торырга кирәк. Үзебезгә искә төшкән гөнаһларыбыз өчен тәүбәләр кылып, әгәр кеше хакларына кергән булсак аларны кайтарып, гөнаһлардан котылырга кирәк. Зур гыйлем иясе булган сәхәбә Ибн Мәсгуд (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: «Тау астында утырып, менә-менә тау өстемә ишелер дип курыккан кебек, мөэмин үзенең гөнаһын күреп курка». Әгәр дә кылган гөнаһ олы икән, кеше тәүбә итәргә тиеш, чөнки тәүбә итмәгән кеше олы куркыныч астында йөри. Моннан тыш ул кадәр зур булмаган гөнаһлар да бар. Әммә гөнаһларның кечесе дә олы гөнаһка әверелә ала: мәсәлән, әгәр кеше аны еш кабатласа, йә бүтәннәр алдынды эшләсә, йә ул моңа башкаларны да әйдәсә һ.б. Монда данлыклы сәхабә — Әнәснең (Аллаһ аңардан разый булсын) сүзләрен әйтеп китү урынлы булыр: «Сез шундый гамәлләр кыласыз, алар сезгә чәчтән дә нәзегрәк күренә, ә бит пәйгамбәр (с.г.в) заманында без аларны зур гөнаһ дип саный идек». 

Шулай ук кече гөнаһтан арыныр өчен берәр яхшы гамәл эшләргә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтте: «Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык һәм начарлык артыннан яхшылык кыл, шушы яхшы гамәл начарлыкны юкка чыгарсын, һәм кешеләр белән яхшы холык ярдәмендә мөгамәлә ит» (Тирмизи риваять итте).

Мөхтәрәм кардәшләр! Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә дә изгелектә булырга насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса