Уразаны дөрес тотабызмы?
Менә көтеп алган, изге айларның берсе булган Рамазанга да кердек. Былтыр ураза тотканнарның күбесе, шәт, быел да кергәндер. Тәвәккәлләп, быел гына башлаганнар да аз түгелдер
Электән тотып килгәннәргә дә, яңа керешкәннәргә дә файдалы булыр дип, укучыларыбызга утыз елдан артык ураза тоткан Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның киңәшләрен тәкъдим итәбез.
– Ураза тоту – әлбәттә, саваплы гамәл. Ни кызганыч, күпләр ураза тотуны ашау-эчүдән генә тыелу дип аңлый. Бу бит – күңелеңне, кальбеңне чистарту, начар уй-фикерләрдән тыелу. Аның әхлакый яктан да кыенлыгы бар, чөнки ул – гыйбадәт.
Ашау-эчүдән тыелуны беренче планга куябыз, шул ук вакытта бик үк дөрес тә тукланмыйбыз. Ашказаны ял итәргә тиешлекне таныйбыз. Шуңа карамастан, авыз ачканда, аңа ризык тутырып куябыз. Аннан ул мескенкәй ни эшләргә белми. Ураза вакытында ничек дөрес тукланырга соң, дип әүвәл мин үземә сорау бирдем. Үзеңне дә тикшерәсең: тегеләй-болай ашап карыйсың, бер фикер-нәтиҗә чыгарасың. Әгәр адәм баласы уразаны дөрес тотса, дөрес тукланса, бик күп мәгънәви, матди хасталыклардан арына ала. Әмма без күбесенә ирешә алмый калабыз.
Бу уңайдан танылган бер компаниянең ураза вакытында дөрес туклану буенча киңәшләрен тәкъдим итә алам. Аларның киңәшен тоттым, файдалы дип таптым. Организм ураза вакытында беренче чиратта суга аеруча мохтаҗлык кичерә, дип болар, ахшам намазына азан әйтелгәч (ягъни ифтар алдыннан), ярты литр су эчәргә тәкъдим итә. Моны су эчеп авыз ачу дип әйтергә мөмкин. Әлбәттә, кеше көн дәвамында сусаганын басарга тиеш. Шул ук вакытта әлеге компаниядәгеләр, су эчкәч ярты сәгать үтмичә, бернәрсә ашамаска киңәш итә. Бу ярты сәгать эчендә дини гыйбадәтләрне тулы итеп башкарырга мөмкин. Әлеге вакыт узгач, ите, аксымы, углеводлары булган салат ашап куярга кушалар. Шуның белән чикләнергә, башка ризык ашамаска кирәк. Бераздан ястү намазы, аның арты тәравих намазы җитә. Сәхәргә хәтле 3-4 сәгать кала бит әле. Шул вакытта тагын җиңелчә ашап куярга мөмкин. Инде сәхәр вакытында кеше организмына көн буена җитәрлек, бай витаминнардан торган коктейль эчәргә тәкъдим итәләр (анда кешегә кирәкле булган аксым, протеин, тимер кебек унсигез төрле матдә бар). Бу коктейльдән тәндәге һәрбер әгъза үзенә тиешле витаминны ала.
Ураза тоту, сер түгел, кешегә ниндидер стресс бирә. Димәк, кайсыдыр бер урынны барыбер какшата. Менә шундый тетрәнү килеп чыкмасын өчен, алар тынычландыра торган чәйләр эчәргә киңәш итә. Ястү намазыннан соң да, сәхәр вакытында да шушы чәйне эчәсең. Иң әһәмиятлесе, көн буе ашаудан тыелып торганнан соң, ашказанын тутырмаска кирәк.
Тагын бер дөрес туклану ысулы бар. Бу шуннан гыйбарәт: һәр ризыкны организм аерым-аерым эшкәртергә тиеш. Әйтик, дөгене үзен генә ашау файдалы. Организм дөге эшкәртү өчен кирәкле сыекчаны эшкәртеп чыгара да үзенә кирәкле бөтен витаминны ала. Дөге янында ит була икән, димәк, организмга ике төрле сыекча бүлеп чыгарырга туры килә. Гадәттә, без болар белән генә чикләнмичә, ашказанына әллә ничә төрле ризык тутырабыз. Нәтиҗәдә боларның күбесе эшкәртелми, әчеп ята. Билгеле, мондый хәл тәнебезгә авырлык, кыенлык бирә. Ураза тотып, чистарып, бөтен авырлыклардан арынасы, бераз ябыгасы урында, хәлсезләнеп, хәтта чирләп тә китәбез. Дөрес тукланмау нәтиҗәсе бу. Дөрес туклансак, ураза вакытында тәнне бөтен шлаклардан арындыра, пакьләндерә, җанга да файда таба алабыз, – дип сөйләде ул безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа