Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Татарстан мөфтие мөселманнарга уразаны нинди ният белән тотарга кирәклеген аңлатты

Рамазан ае бүген кояш баегач башлана.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.

Аның сүзләренә караганда, дин тотучылар уразаны түбәндәге ният белән тотарга тиеш: «Мин бу изге айда йөрәгемне, кулларымны, телемне һәм күзләремне тыелган нәрсәләрдән сакларга ниятләдем. Мин ашказаным белән генә түгел, бөтен барлыгым белән дә ураза тотачакмын. Өстәлне генә түгел, йөрәгемне дә бизәргә ниятләдем. Мин йокыга да гыйбадәт нияте белән ятарга ниятлим».

Сәмигуллин өстәп әйткәнчә, әгәр кеше уразаны тиешле ният белән тотса, ул, Аллаһ ихтыяры белән, үзенең нәфесен (эгосын) җиңеп чыгачак, шулай ук Аллаһ тарафыннан гафу ителүгә лаек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса