Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Татарстан мөфтие Гашүрә көнне ураза тотарга чакырды

Бүген кояш офык артына күмелгәннән соң ахшам намазына азан әй­телү белән Гашүрә көне башлана.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Гашүрә көне якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.

Иртәгә, кояш офык артына күмелгәннән соң (28 августта), ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аендагы иң мөбарәк көннәрнең берсе керә. Мөселманнарга әлеге айның унынчы көне Гашүрә көне буларак билгеле. 

"Раббыбыз бу көнне ни өчен шулай олылый соң? Гашүрә көнендә күп кенә пәйгамбәрләр бәла-казаларны җиңеп үлемнән котылганнар. Мисал өчен, бу көнне Ибраһим галәйһиссәлам – уттан, Юныс галәйһиссәлам кит карыныннан котылган, Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан һ.б. Әмма Коръәндә телгә алынган иң тәэсирле тарих булып Муса галәйһиссәламнең тормыш вакыйгалары торадыр, мөгаен", - ди мөфти.

"Гашүрә көне тарихыннан күренгәнчә, Раббыбызга илтүче бер генә юл бар һәм ул Җәннәткә юнәлгән. Аны хакыйкатькә төшенгән, ихластан Аллаһыга ышанган, гыйбадәт кылган һәм Аның әмерләре белән яшәгән кешеләр генә үтәргә сәләтле. Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең хак юлында игелекләр кылырга ярдәмен бирсә иде", - ди мөфти мөрәҗәгатендә. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса