Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Шифа – Раббыдан

Мөэминнәргә хас түгел китерү халкына зарар, Мөселманнар төрле коткылардан, явызлыктан ерак алар. Коткы әһелләре була алмый чын мөэминнәр, Алар - Аллаһтан, гөнаһтан куркучы изгелекле коллар. Аңла, бала! Тән нигъмәтен саклаганда кирәк физкультура, Аңлыйк без, җан нигъмәтен дәвалауда Коръән һәм сөннәтләр ята. Ике кулның хикмәте: уңында - Ислам дине, намаз -...

Мөэминнәргә хас түгел
китерү халкына зарар,
Мөселманнар төрле коткылардан,
явызлыктан ерак алар.
Коткы әһелләре була алмый
чын мөэминнәр,
Алар - Аллаһтан,
гөнаһтан куркучы изгелекле коллар.
Аңла, бала! Тән нигъмәтен саклаганда
кирәк физкультура,
Аңлыйк без, җан нигъмәтен дәвалауда
Коръән һәм сөннәтләр ята.
Ике кулның хикмәте:
уңында - Ислам дине, намаз - синдә,
Сулында - дөнья, икесен дә
тигезлектә тотканда - җәннәт алда.
Биш нәрсәнең кадерен белеп,
исебездә тотарга тиешбез бәхеткә:
Үлемнән элек терек булуны,
Хасталыктан элек - сәламәтлекне,
Шөгыльдән элек - буш вакытны,
Картлыктан элек - яшьлекне,
Фәкыйрьлектән элек - байлыкны (Хәдис).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) кисәткән
өммәтен хәдисендә:
Зур хикмәтләр бар кешеләр гомерендә,
Чакыра Мөхәммәд (с.г.в.)
һәр дәвергә игътибарлы булырга,
Шайтан вәсвәсәсе илә
дәвер гамәлен кичектерми үтәргә.
Яшьлек кадерсез булып, үтмәс кебек
тоела - картлык илә тән хәлсез кала,
Буш вакытлар заяга,
гыйлемгә омтылышсыз үтә -
Шөгыльгә зәгыйфьлек килә,
Байлык бәрәкәтсез булып,
савапсыз фәкыйрьлек килеп җитә,
Әманәт ителгән сәламәтлекне
сакламаганга, хасталык дәвам итә.
Тереклегебез ахырында кимчелекле
гамәл илә ахирәткә үлем алып китә.
Аңлыйк хакыйкатьне, булыйк
Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтендә.
Сау-сәламәт яшәү өчен
кагыйдәләр - бөтенесе саваплылар,
Хасталарның хәлен белү,
ашату, эчертү, тәрбияләүләр,
Аллаһның ризалыгын алу -
дога илә шифасын сораулар,
Иншаллаһ! Шифасын бирер
кулланган дарулар, догалар.
Мисалга - аритмияң булса,
Раббыдан сора шифасын,
Исеме сыйфаты илә "Эш-шифа",
"Әс-сәлам" дип ялварырга,
Тирән тын алып: "Аллаһ, - дип,
һаваны үпкәдән чыгарырга,
Өч-дүрт мәртәбә кабатлап,
башка әгъзаларга да шифа сорарга.
Ризаэддин Фәхреддин кисәтә:
гыйбадәт һәм хәерле эш кылсаң да,
Үзеңне Аллаһы Тәгалә каршысында
яхшы бәндә дип хисап итмә,
Күңелеңдә курку һәм өмет итүең
булсын дәвамында,
Башкаларның мәзһәбенә
һич каршы төшмә, хисап кылу - Аллаһта!
Сәламәтлек ул иң зур нигъмәт булса да,
кадерен белми,
Аны кеше
хасталык килгәннән соң гына таный,
Сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен
үтәмәсәң, телдән генә файда булмый,
Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Дөяңне бәйлә,
аннары тапшыр Аллага" - диюе дәлилли.
"Мөселманнарның иң зур коралы - дога"
- мәгълүм безгә,
Рәсүлуллаһ тышкы сәламәтлекне
сораганда
Өммәтенә зарарлы,
гөнаһлы булган көнчелек, ачу илә
Тәкәбберлек кебек күңел хасталыгына
каршы догада булуны боера.
Пәйгамбәребез (с.г.в.):
"Әй, Аллаһның бәндәләре!
Хасталарыгызга дәва кылыгыз!
Аллаһы Тәгалә
Һичбер хасталыкны яратмады,
яратты исә аңа дәвасын да яратты.
"Мәгәр бер генә хасталык өчен дәва юк,
ул да булса - картлык", - дия.
"Дәвалау үзе дә Аллаһ тәкъдире",
- ди Рәсүлуллаһ (с.г.в.).
"Балда кешеләр өчен шифа бар",
- ди Раббы Коръәндә,
Мөхәммәд (с.г.в.) эче авыртучыга боера
бал эчәргә янә-янә:
"Алдый, - ди - эчең, Аллаһ ярдәме илә,
шифасын таба, терелә!"
Ике төрле чир бар,
алар йөрәкне бозалар, "катыралар",
Чикләнү - алдашу һәм комсызлык,
Раббыга каршылыклар,
Аларның күңелендә "чир" -
Аллаһка каршылыклар,
Аллаһ каршылык чирләрен арттырды вә
аларга ахирәттә рәнҗетүче газаплар…
(2:10).
"Без мөэминнәрнең күңелләренә
шифалы аятьләрне
Вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне
иңдерәбез,
Әмма Коръән белән гамәл кылмаган
залимнәргә
Коръән аятьләре хәсрәтне
вә һәлакәтне генә арттырыр" (17:82).
Ошбу Аллаһның сүзләреннән аңлыйбыз,
Аятьләр илә өшкерү алымнарының
кирәклеген таныйбыз,
Төрле сихерләрдән,
сихерчеләрдән ерак торыйк без.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте илә
үтсен көнебез.
Шифаларның нәтиҗәсе
яхшы булсын өчен
Булсын Аллага чын күңелдән
инануыбыз, тәүбәбез.
Раббыдан ялварып,
дога кылып сорыйк без,
Өшкерү гамәлен үтәп,
ризалыгына булсын сәдакаларыбыз!
Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтләре илә
дәвалануыбыз -
Тмин мае, бал, антибиотик -
"Кыст"ны куллануыбыз,
Һильба, имбир кебек үсемлекләр булсын
дустыбыз,
Үзебездә үскән үләннәрдән дә,
насыйп булса, шифа табарбыз.
Раббым, сакла үземне, кардәшемне,
Шифасыз тәндәге һәм рухи чирләрдән,
Үзеңә инанам, Үзең - шифа бирүче,
Булган чирләремә шифа бир,
бөтен шифа - Үзеңнән!
Үзәк район хастаханәсенең
кардиология бүлегендәге
гыйбадәт бүлмәсе хәзрәте
Габит хаҗи ХӘСӘНОВ.
Бөгелмә шәһәре.
Намазга рәхим итегез, шифасын табарсыз, иншаллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса