Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Ата-анага – иң мәртәбәле урын

"Аллаһ Раббың Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр әти-әниеңнең берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга "уф" дип тә әйтә күрмә, кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә.

Ата-анаңа үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: "Ий, Раббым, алар мине бала чагымда ничек рәхим-шәфкатьлелек белән тәрбияләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!" ("Исра", 23-24).

"Без кешегә әти-әнисе хакында васыять кылдык: әнисе аны хәлсез калып күтәреп йөрде, ә күкрәктән аны ике яшь тулгач аералар. Миңа һәм әти-әниеңә шөкерләр кыл, рәхмәтләр укы: кире кайту Миңа булачак" ("Локман", 14).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дә: "Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр, - дигән. - Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр".

Нинди югары тәрбия һәм акыллы өйрәтүләр бу сүзләрдә. "Миңа һәм әти-әниеңә шөкерләр кыл". Ислам дине ата-анага нинди бөек һәм мәртәбәле урынны биргән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Аллаһ