Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Йөкле хатын-кызларның зиратка бармавы хәерле

Зираттагы кайгыру стресска китерә. Йөкле хатын-кызга мондый тискәре эмоцияләр кирәк түгел, ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

Зират кешедә начар хис-тойгылар калдыра, шуңа күрә авырлы хатын-кызларның зиратка бармавы хәерле, ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Йөкле хатын-кызны тискәре хис-тойгылардан, начар әйберләрдән сакларга кирәк. Зиратка бару - үзеннән-үзе стресс. Анда барып якыннарыбызны искә алу, кайгыру, «Бакыйлыкка күчкән кешегә ничек ярдәм итәргә?”, - дип уйлау стресска китерә. Йөкле хатын-кызга мондый начар эмоцияләр кичерергә кирәкми», - диде ул «Гаилә» мәчетенең Инстаграм аккаунтында.

Рөстәм хәзрәт хатын-кызларга зиратка еш бармаска киңәш итте.

«Гомумән, хатын-кызларга җыештырырга кирәк булганда, сирәк очракта гына зиратка килергә була. Ләкин анда һәр көнне барып йөрергә, яисә йөкле вакытта барырга кирәкми. Хатын-кызның йөрәге йомшак, игелекле булырга тиеш. Ә зират кыямәт көне, үлем, гөнаһлар турында искә төшерә», - диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса