Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Риваятьләр

Ялгышмаган Бервакыт имам Шәфигый юлга чыга, аңа бер бәдәви гарәп очрый. Имам Шәфигый аны күрү белән: "Нинди начар күңелле кеше", - дип уйлап куя. Ә ул кеше имамны өенә чакырып кунак итә, йокларга урын бирә. Имам Шәфигый төне буе борчылып чыга. "Нинди гөнаһларым булды икән, кеше күңелен аңламый башлаганмын?" -...

Ялгышмаган

Бервакыт имам Шәфигый юлга чыга, аңа бер бәдәви гарәп очрый. Имам Шәфигый аны күрү белән: "Нинди начар күңелле кеше", - дип уйлап куя. Ә ул кеше имамны өенә чакырып кунак итә, йокларга урын бирә. Имам Шәфигый төне буе борчылып чыга. "Нинди гөнаһларым булды икән, кеше күңелен аңламый башлаганмын?" - дип уйлый. Иртән теге кеше имам Шәфигыйдан: "Сез миңа туган тиешме, әллә берәр вакыт яхшылык эшләгән идегезме?" - дип сорый. "Юк", - дигән җавапны алгач, ашаган һәм йоклаткан өчен бик кыйбат бәя түләтә. Имам Шәфигый: "Әлхәмдүлилләәәһ, ялгышмаганмын икән", - дип тынычлана.

Канәгать булу кирәк

Берәү бик зур изгелек эшләгән. Аллаһ аның янына фәрештә җибәреп: "Ул кеше те-ләген әйтсен, үтенечен канәгатьләндерәм", - дигән. Ә теге кеше: "Әлхәмдүлилләәәһ, мин Аллаһның биргәннәренә канәгать", - дигән. Фәрештә: "Нәрсә булса да сора инде", - дигәч, бу кеше: "Аллаһ миңа начарлык эшләгән дошманнарымның гөнаһларын кичерсен иде", - дип дога кылган.

Яхшылык белән җавап бир

Берәү базарда ачуланып, Баязит Бистами хәзрәтләренә таяк белән суккан һәм таягы сынган. Баязит Бистами хәзрәтләре бер таяк, бер касә бал алып килеп, әлеге кешедән гафу үтенгән: "Мин сезнең ачуыгыз чыгуга сәбәпче булдым, минем аркада сез зыян күрдегез - таягыгыз сынды, миңа көчегезне әрәм иттегез. Менә бу балны ашагыз - көчегез кире кайтыр, менә сезгә яңа таяк, сез мине кичерегез", - дигән. Шушы сүзләрне ишеткәч, әлеге кеше хәзрәтнең
аягына егылып, аннан гафу үтенгән.

Шундый чиста кальб башкаларның күңелләренә уңай тәэсир ясау сәләтенә ия була. Андый кеше өшкерсә, шифасы тия, андый кеше белән сөйләшеп утыру җанга рәхәтлек бирә.

Күңел сафлыгы белән

Берәүне зур җитәкче итеп сайлап куйганнар. "Нинди изгелекләрем өчен мине бу урынга куйдылар микән?" - дип горурланып, уйланып утыра икән, янына бер фәрештә килеп: "Горурланма, бу халыкның гөнаһы күбәйде. Шуңа күрә алар бу дөньяда иза чиксеннәр дип, Аллаһы Тәгалә аларга сине сайлатты. Синең дә гөнаһың күп, син бу урының белән үзеңә ахирәттә газапны арттырачаксың", - дигән.

Без күңел сафлыгы белән генә Аллаһка якын булабыз. Әле бу өлкәдә һәркайсыбызга иксез-чиксез эшлисе бар. Кызганыч ки, без бүген күңелебезне сафландырасы урынга байлык, дәрәҗә артыннан куып, үзебезне харап итәбез, дингә дә зыян салабыз. Җитәкче булу ул әле кеше булу дигән сүз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса