Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Рамазанда рухыбыз ач булмасын

إِذَا كَانَ يَوْمُ صَوْمِ أَحَدِكُمْ فَلاَ يَرْفُثْ وَ لاَ يَصْخَبْ، فَإِنْ سَابَّ͉ أَحَدٌ أَوْ قَاتَلَُ͉ فَلْيَقُلْ: إِنِّي صَائِمٌ "Ураза тотучы кеше начар сүзләр әйтмәсен һәм кычкырышмасын. Әгәр берәү аны мыскыл итеп сүксә яки әйткәләшергә сәбәп эзләсә: "Мин ураза!" - дип әйтсен". "Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа (хисапсыз)...

إِذَا كَانَ يَوْمُ صَوْمِ أَحَدِكُمْ فَلاَ يَرْفُثْ وَ لاَ يَصْخَبْ، فَإِنْ سَابَّ͉ أَحَدٌ أَوْ قَاتَلَُ͉ فَلْيَقُلْ: إِنِّي صَائِمٌ
"Ураза тотучы кеше начар сүзләр әйтмәсен һәм кычкырышмасын. Әгәр берәү аны мыскыл итеп сүксә яки әйткәләшергә сәбәп эзләсә: "Мин ураза!" - дип әйтсен".
"Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа (хисапсыз) әҗерне Үзем белеп бирәм".
(Хәдис кудси).

 

Чын мөселман ихласлык белән һәм Аллаһыдан әҗер өмет итеп, Рамазан
аенда фарыз уразасын тота һәм ул үзенең йөрәгендә гөнаһларының
гафу ителүенә һәрвакыт өмет саклый.
Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясы сәламәт яшәсен өчен үзенең биниһая
акыллы кануннарын җибәргән. Шул кануннарның берсе - Рамазан аеның
уразасын тоту.
Рамазан ае - Коръән ае, Рамазан ае - рух-бәдәнне пакьләү ае, Рамазан ае -
рәхмәт, мәгъфирәт, тәүбә ае. Рамазан ае - сабырлык ае. "Ураза тоту -
сабырлыкның яртысы, сабырлык исә - иманның яртысы".

 

Бүгенге вәгазебез - Рамазанны
җанландыру, тергезү хакында. Җанлан-
дыру, тергезү юк итүнең, җимерүнең
капма-каршысы, каршылыгы булып
тора. Әмма берәрегез сорау бирергә
мөмкин: "Рамазан ае үлдеме әллә, нигә
без аны тергезергә тиеш?"
Шушы сорауга җавабыбыз сорау
белән булыр: "Тере терелтелерме?" Ра-
мазан тере - монда һич шөбһә юк. Фә-
кать Рамазанда үзебез тереләбезме
икән? Монда шөбһә, шик бар. Без Ра-
мазанның бәрәкәтеннән файдалана ала-
бызмы? Чөнки Рамазан утлы күмер ке-
бек. Бездән аңа һава өрү кирәк. Ул ча-
гында чаткы җанланып кабынып китәчәк,
өшегән йөрәкләребезне җылытачак,
күңелебезгә нур бирәчәк. Ягъни Рама-
зан утлы бер күмер булса, бездән нәрсә
кирәк? Һава өрү. Утлы күмер янып,
йөрәкләребезне нурландырмаса, ураза
тоту сәхәрдән башланып, ифтарга кадәр
дәвам иткән ачлык яки диета сеансы гы-
на булачак. Шуңа күрә әйтәсе килә: "Әй
Рамазан, миңа Коръән - үзең белән
алып килгәнне бир". Чөнки Коръән Ра-
мазан белән бергә килер. Кешеләр өчен
ул Коръән - юл күрсәтә торган бер маяк.
Теләсәгез, Рамазан ул Коръәнне сезгә
бирер. Фәкать сезнең теләвегез кирәк бу-
лыр, әмма теләмәсәгез, Рамазан килер
- китәр, килер - китәр. Кайберәүләр Ра-
мазаннан һичбер әйбер ала алмаслар.
Югыйсә, үзе белән китергән сумкасында
нәрсә генә юк. Әмма иң мөһиме булган
Коръәнне китерә дә, аны кайберәүләр
генә ала. Икенчеләр аш мәҗлесе, шун-
дагы шатлык белән канәгатьләнә.
Хәтта ул мөселманнарны сез Рамазан-
да гына күрерсез. Елмаеп мәҗлесләргә
йөрерләр бер ай буена. Аннары соң
югалырлар. Кемдер Рамазанда шулай
бәлешләрне генә алыр, аны бәлеш ае
дип атар. Икенче берәүләр диетага уты-
рып, Рамазанга 2 - 3 килограмм авыр-
лыкларын бирер.
Без беләбез: мөэминнең ике бәйрә-
ме бар. Коръән бәйрәме һәм Корбан.
Коръән - монда Рамазанны күздә тота-
быз. Рамазаннан без алырга тиешле иң
мөһим әйбер - Коръәндер. Шуңа күрә
ул Коръән ае булып, Коръән бәйрәме
белән тәмамланган бер вакыт булачак.
Анда сезгә Кадер кичәсе үзе иңәчәк.
Чөнки аның мәгънәсен тормышыгызның
эченә керттегез, тормышыгызның эче-
нә сеңдердегез. Шуңа күрә сез түгел,
ә Кадер кичәсе сезне үзе эзләячәк. Тор-
мышыбыз Рамазан булса, ахирәтебез
бәйрәм булыр.
Олы яшьтәге абый-апаларыбыз белә:
кеше кече яшьтән ураза тоткан булса, 33
ел эчендә бер ел буе ураза тоткан кебек
булыр - һәр көненә туры килә. Монда со-
рау туа: "Ни өчен икән 33?" Әмма баш-
та шул сорауга җавап бирик: ураза нигә
һәр ел килә икән безгә? Бер тапкыр кил-
сен, яхшы итеп тотыйк - тормышыбызда
бүтән булмасын. 11 ай үтә - тагын килә,
тагын килә. Бәлкем ул кемгәдер авыр-
рактыр.
Кеше 33 ел буе ураза тоткан булса,
елның һәр көнендә ураза тоткан булып
чыга. Рамазан һәрбер көнне хөрмәтли.
Исламдагы, Коръәндәге гаделлеккә ка-
рагыз, һиҗри - Камәри календаребыз бу-
енча ураза 33 ел эчендә һәрбер көнгә ту-
ры килә. 33 - чиксезлекнең, мәңгелекнең
саны. Хәтта тәсбихны карагыз - 33 мәр-
тәбә тартабыз Сөбханаллаһ, 33 Әлхәм-
дүлилләһ, 33 Аллаһу әкбәр. Чөнки аның
мәгънәсе шул.
Рамазан - бер юлчы. Дөнья - юлчы.
Кеше дә - юлчы. Бернәрсә дә кабатлан-
мый - шуны белик. Ел саен шул ук ураза
килми безгә, һичбер барлык дөньяда шул
координат та калмый. Ураза да шулай:
координатларын һәрвакыт үзгәртә. Ягъ-
ни ураза тотып, сез ул заманны шаһит
кыласыз. Монда тагын бер сорау бирик:
"Ни өчен ураза фарыз икән? Ни өчен
биш вакыт намаз фарыз? Нигә ошбу
гыйбадәтләрне фарыз буларак кылды
Аллаһы Тәгалә?" Чөнки тумыштан ке-
шенең ул гыйбадәтләргә ихтыяҗы бар.
Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аларны фарыз
итте. Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә,
рәхмәтенә карагыз. Әмма нәфиләләрне
үзебезнең ихтыярыбызга калдырды.
Фарыз безнең барчабызга кирәк. Аллаһ
яраткан кешесенең җанын, күңелен
белмәсме? Белгән өчен Аллаһ аларны
безгә фарыз итә. Чөнки кеше онытыр. Вә
ибн Габбас әйтте ки: "Гарәп телендә кеше
инсан. Онытучанлык, онытканлык - нись-
ян. Икесе бер-берсенә охшаган - бер та-
мырдан килгән сүз. Кеше оныта торган
бер барлык. Онытучанлык - Аллаһның
бер рәхмәте. Әгәр кеше оныту сәләтенә
ия булмаса, элек булган кайгылары оны-
тылмаса, ничек яшәр иде. Кичә булган
әйбер бүгенге кайгы кебек килми. Шул ук
ачыны бирми, чөнки вакыт үзгәрә. Вакыт
үтә, кеше оныта бара. Бер яктан, оныт-
канлык - Аллаһның бер рәхмәте. Әмма,
икенче яктан, онытучанлык бер бәла
дә була ала. Әгәр коллыкны, кемгә кол
икәнлегебезне онытсак. Шуңа күрә бер
үк вакытта Аллаһы Тәгалә, колым оныт-
масын дип, һәрвакыт искә төшерер. Ни-
чек? Кабатланып торган гыйбадәтләр -
биш вакыт намаз, һәр елны килгән ураза
белән.
Аллаһы Тәгалә безнең ашказаныбыз-
ны гына түгел, рухларыбызны да туен-
дыра. Ачлык ашказанында гына булмас,
рухта да булыр. Әгәр берәү әйтсә: "Юк,
минем рухым ач түгел", - дип, бу кешегә
җавап бирик: "Ул чагында рухым үлде",
- дип әйт. Чөнки яшәгән әйбер туклану-
га мохтаҗ булыр. Җансыз әйбер ач бул-
мас. Яшәгән әйбер ач булыр, туклануга
мохтаҗлык кичерер. Шуңа күрә Рамазан
ашказаннарыбызны гына туйдырган ай
булмасын, рухыбызны Коръән белән ту-
тырсын, Коръән сүрәләре белән сугар-
сын. Коръән табыннары әзерләп, Коръән
белән тукланыйк, нигъмәтләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса