Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Рамазан ае якынлаша.

Шәгъбан аеның унынчы көнендә (3апрельдә) онлайн рәвештә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы утырышы үтте. Анда якынлашып килүче изге Рамазан аен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Әлеге утырыш һәм анда кабул ителгән карарлар турында аңлатма бирүен һәм бүгенге вәзгыятьтә мәчетләрнең эше, мөселманнарның Рамазан-шәриф аена ничек әзерләнүләре турында сөйләвен үтенеп, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.

– Рамил хәзрәт, әйтегез әле, хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне күздә тотканда, бүгенге көндә мәчетләребез ничек эшли? 
– Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әлбәттә, бөтен илгә, әйтергә кирәк, бөтен дөньяга килгән чир зәхмәтенә бәйле вәзгыять безне мәчетләр эшенә дә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итте. Хәзергә мәчетләрдә биш вакыт намаз уку өчен санаулы кешеләр генә – азан әйтүчеләр генә килә. Калган бар мөселманнар да намазларын фәкать өйдә укыйлар. Вәгазьләр тыңларга җыелулар, укулар туктатылды. Җомга намазлары да җәмәгать белән түгел, ә өйләрдә өйлә намазы итеп укыла. Бу хакта без ватсап мобиль кушымтасы, мөхтәсибәт сайты аша барлык дин кардәшләребезгә хәбәр иттек. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк,  санаулы гына кешеләр килеп йөрүгә карамастан,  мәчетләребездә: шәһәрдәге – 7 ,   авыллардагы барлык 15 мәчеттә дә тиешле дезинфекция чаралары үткәреп торыла, саклану чаралары күрелә.  
–  Һәр мөселман сагынып көтеп ала торган изге Рамазан якынлаша. Белүебезчә, узган җомгада Казанда онлайн режимда, ягъни читтән торып, Голамәләр шурасы утырышы узды. Көн тәртибендә нинди сораулар каралды? 
–  Беренче чиратта голамәләр, ягъни дин галимнәребез, республика мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре  уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде: 24 апрель уразаның – беренче, ә 23 майда соңгы көне булачак.  23 апрельдә беренче тәравих намазы укылачак, 24 майда  Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. 
– Мөселманнарны, шул исәптән безнең бөгелмәлеләрне дә аеруча кызыксындыра торган сорау – тәравих намазлары ничек укылачак? 
–   Әйе, бу  иң еш бирелә торган төп  сорауларның берсе булып тора. Шура утырышында үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында тәравих намазларын уздыру тәртибе  билгеләнде. Билгеле булганча, әлеге режим 2020 елның 30 мартыннан кертелде һәм ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, халык арасында коронавирус зәхмәте таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны үтәү максатыннан, тәравих намазын бары тик өй шартларында гына укырга мөмкин булуны билгеләп үттеләр. Шулай итеп, быел бу төр намаз  мәчетләрдә укылмаячак. Бу безнең Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләрендә дә шулай булачак.  Тәравих намазына кагылышлы бу карар 23 майга кадәр гамәлдә була, әгәр дә якын киләчәктә вәзгыять яхшы якка үзгәреп, башка карар кабул ителмәсә. 
– Димәк, быел мәчетләрдә җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесләре дә оештырылмаячак? 
– Әйе, мәчетләрдә, җәмәгать белән ифтарлар үткәрү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне дә дин галимнәре-белгечләребез элек кабул ителгән карарлар рәтенә керттеләр. Билгеле булганча, быел 18 мартта расланган чаралар нигезендә, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр, күмәк чаралар үткәрү туктатылган иде. Әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да керә.
– Изге ай якынлашу уңаеннан кардәшләребезне фитыр, фидия сәдакаларының күләме дә кызыксындыра...  
– Әйе, утырышта Татарстаныбыз мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен билгеләде. Утырыш нәтиҗәләре буенча, зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр –   Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 600 сум.
Моннан тыш, кешенең, сәламәтлегенең торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлеге юк һәм ул аны башка вакытта каза кылып та үти алмый икән, андыйларга уразасы тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендәге исәп белән фидия билгеләнде. 
– Дин тотучы һәм хәтта әлегә дин юлына ныклап кереп китәргә өлгермәгән кардәшләребез өчен дә файдалы булган мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт, хәзрәт. Алга таба эшләрегез уң булсын. 
– Кылган гамәләребездән Аллаһ разый булсын. Әлеге афәтнең безгә Аллаһыбыз тарафыннан җибәрелгән бер сынау һәм әлеге чараларның барысы да вакытлы икәнен аңлап, һәр мөселман кешесе сабырлык, түземлек белән яшәсен иде. Кирәкле саклану чараларын да күрергә онытмыйча, кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәү кирәк. Мәчетләребез тизрәк ачылсын, афәт үтсен, барыбыз да сау-сәламәт булыйк, изге Рамазан аен да тиешле дәрәҗәдә үткәрергә насыйп булсын дип, догалар кылыйк. 


Әңгәмәдәш Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса