Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Рамазан ае

Ислам диненең терәге, айларның солтаны, гафу һәм барлык гөнаһлардан пакьләну, күңелләрне сафландыру ае.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да Рамазан аена саулык-сәламәтлек, иман байлыгы белән ирешеп, уразаларыбызны камил рәвештә тотып, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ирешүче бәхетле колларыннан насыйп әйләсен. Әмиин!
ГӨНАҺЛАРДАН ТЫЕЛУ АЕ
Рамазан ае якынлашкач, без: «Тагын ач тору вакыты җитә инде, ничек кенә тотып чыгарбыз икән», — дип борчыла башлыйбыз. Әмма ураза бит ашау-эчүдән генә тыелу түгел, ә, гомумән, барлык гөнаһлардан да тыелу. Кызганыч, «гайбәт сөйләмичә, кеше тикшермичә, телемне ничек кенә тыеп торырмын икән», дип, без бердә борчылмыйбыз. Беренче чиратта, тамагыбызны кайгыртабыз. Югыйсә, телебезне гайбәттән, һич кирәкмәгән хәерсез, буш сүзләр сөйләүдән тыеп тору — ашказанын ризыксыз тотуга караганда күпкә авыррак. Уразаны бар тәнебез тотарга тиеш: колагыбызны — начар, бозык сүзләр тыңлаудан, күзләребезне чит хатыннарга яки ирләргә караудан тыю шарт. Аллаһка безнең ашау-эчүдән генә тыелуыбыз кирәкми. Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) хәдисе дә шуны дәлилли. Ул әйткән: «Әгәр дә кеше алдавын һәм ялган буенча гамәл кылуын туктатмый икән, Аллаһка аның ашау-эчүдән баш тартуы кирәк булмаячак» (Бохари риваяте, 1903). 

Бу хәдис уразаны дөрес тотарга, сүзләребезгә һәм гамәлләребезгә игътибарлы булырга өйрәтә. Уразабыз бозылмасын һәм Аллаһы Тәгалә бу гыйбадәтебезне кабул кылсын өчен, ашказаныбызны гына түгел, ә тәнебезнең һәр әгъзасын да сабырлыкка, тыелырга өйрәтергә кирәк. Әйтик, кемдер сиңа начар сүз әйтсә, уразаны саклар өчен, аның белән бәхәскә кермәү. Андый кеше яныннан «мин уразада», дип, тизрәк китеп баруың хәерле. Бу хакта безгә Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтеп калдырган: «Әгәр кем дә булса аны тирги яки аның белән ызгыш чыгарырга тырыша башласа, андыйга: «Мин — ураза тотучы кеше», — дип әйтсен. Менә бу күркәм хәдисләр белән дәлилләнеп, нәфесебезне тәрбияләргә, гөнаһлардан тыелырга һәм уразабызга кимчелек китерүдән сакланырга өйрәнергә тырышыйк. Раббыбыз һәрбарчабызга да камил, кабул булырдай уразалар тотарга насыйп әйләсен.

РАМАЗАН АЕ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи үә сәлләм әйтте: «Әгәр дә Рамазан ае килсә, бу айда җәннәт ишекләре ачыла, ҖӘҺӘННӘМ ишекләре ябыла, ҺӘМ шайтаннар богауга алына». Мөслим риваятендә «...рәхмәт ишекләре ачыла» диелә.

Бу хәдисләр Рамазан аеның нинди фазыйләткә ия булуына дәлил булып тора. Башка айларга караганда, бу айда шундый зур форсат бирелә: җәннәт ишекләре ачык, без күбрәк изгелекләр кылып, үзебезнең нәфесебезне тәрбияләп, шушыңа омтылырга бурычлы; бу айда безгә шайтаннар вәсвәсә кылмый, бары тик үзебезнең нәфесебез белән генә калабыз. Бер ел дәвамында безнең нәфесебез бозыла башлый, начарлыклар белән күмелә, һәм Аллаһы Тәгалә нәфесебезне тәрбияләү, икенче Рамазанга хәтле саклау, күбрәк изгелек кылу, вакытны тәртипкә салып, билгеле вакытта Коръән уку, Алланһны зекер итү, төнге намазларны уку өчен безгә бер ай вакыт бирә. Тәртипкә салу ул — бары тик хәерле сүзләр генә сөйләү, хәерле гамәлләр генә кылу һәм җәһәннәм гамәлләреннән ерак булу, бозыклыкларны калдыру, Аллаһы Тәгаләдән шушы бозык гамәлләребез өчен истигъфар-тәүбә сорау.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи үә сәлләм тагын бер хәдисендә әйтте: «Кем дә кем Рамазан аенда иман белән һәм Аллаһның әҗерен өмет итеп намазларын укыса (монда сүз нәфел намазлары турында бара). Аллаһы Тәгалә аларның гөнаһларын гафу итәр». (Бохари, Мөслим җыентыгында). 

Бу хәдис тәравих намазлары турында. Аларны уку гөнаһларыбыз кичерелүгә сәбәп була. Иман һәм өмет белән уку, димәк, Аллаһның шушы вәгъдәсенә ышанып, Аллаһның савабын өмет итеп, бүтән берни сорамый, берни кушмый... Бу тәравих намазларын калдырмыйча, даими, имам белән мәчеттә укырга тырышуга этәргеч булып тора. Һәм моның өчен Аллаһы Тәгалә төне буе намаз укыган әҗер-саваплар бирә. Шуңа күрә тәравих намазының яртысыннан чыгып китмик, ә, бәлки, имам белән укып бетерергә тырышыйк, нәфесебезне тәрбиялик. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм әйтте (Әбү Давыт, Тирмизи жыентыгында): «Кем, имам намаздан аерылганчы, аның белән шушы төнге намазны укыса, Аллаһы Тәгаләдән төне буе намаз укыган әҗер-савап бирелә».
Аллаһ һәркайсыбызга Рамазан ае вакытының, тәравих мизгелләренең фазыйләтләрен татып, хәерле гәмәлләрдә үткәрергә тәүфикъ-һидаять бирсен. Аллаһ Субхәнә Тәгалә моңарчы булган гөнаһларыбызны гафу итсә иде.

Раил хәзрәт Фәйзрахманов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса