Рәҗәб аен ничек үткәрергә
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Рәҗәб аен ничек үткәрергә кирәклеген кисәтә
Рәҗәб Изге Рамазан ае турында алдан хәбәр итә торган ай. Шушы ай башлану белән без мөбәрак Рамазанга әзерләнә башлыйбыз.
Мөбарәк Рәҗәб ае барлык мөселманнарга таныш булган гаҗәеп вакыйгалар белән билгеле: Исра — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) төнге сәяхәте һәм Мигъраҗ — аның күккә ашуы. Мигъраҗ кичәсендә мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелде: 5 вакыт намазның фарыз булуы, Коръәндәге «Бәкара» сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелде һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелде. Шулай ук бу изге айда, Рәгаиб кичәсе алдыннан, Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әти-әнисе Габдулла белән Әминәнең никахлашу көне була.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә болай дип әйткән: «Рәҗәб — Аллаһның ае, шәгъбан — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең аедыр». Бер кеше Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: «Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен Рәҗәб Аллаһ ае соң ул?» Рәсүл әкрам галәйһиссәлам болай дип аңлаткан: «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте (ярлыкавы) иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияларны (изгеләрне) дошманнарның кулыннан коткарган». Аңлашылганча, Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирәчәк.
Рәҗәб аен мөселманнарга ничек үткәрү тиешле соң? Бу айда эшләнә торган күркәм гамәлләр:
*сәдакалар бирү;
*фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру;
*вакытында укылмаган намазларны каза кылу;
* «Ихлас» сүрәсен ешрак уку;
*Нәфел уразалары тоту.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Рәҗәб — Аллаһның ае. Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда ураза тотса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр». Шуңа күрә Рәҗәб аенда тоткан ураза аеруча әһәмияткә ия.
Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә намазларыбызны вакытында, дөрес һәм ихлас күңелдән укып, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешергә насыйп итсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа