Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

«Пәйгамбәребез балаларына, оныкларына беркайчан кул күтәрмәгән»

Бу һәм башка сорауларга «Татар-информ«га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин җавап бирде.

— Бала сүз тыңламаса, нишләргә? Аңа җәза бирергә ярыймы?

— Без яңадан Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләмгә әйләнеп кайтабыз. Пәйгамбәр саләллаху галәйһи вә сәлләм үз балаларына, оныкларына беркайчан кул күтәрмәгән. Шуңа күрә исламда мондый тәрбия ысулы бөтенләй тыела. Без беркайчан да бу юлга басарга тиеш түгел. Әмма җәмгыятьнең барыбызга да нинди йогынты ясавын да аңлап торабыз.
Үсмер чакта кайбер балалар әти-әниләре белән каршылыкка керә, алар өлкән буынга каршы чыга башлый, алар инде үзләре дә акыллы... Әмма җәмгыять бар, сыйныфташлары, якын дуслары бар. Димәк, аның игътибарын үзенә уңай йогынты ясарлык, дөрес юл күрсәтерлек мохиткә юнәлтергә кирәк.

Әлбәттә, ул безне ишетми башлый, чөнки ул инде үскән, әбисен дә, бабасын да тыңламый. Ул үз яшьтәшләрен яисә интернеттагы ниндидер блогерларны гына ишетә. Димәк, баланы дөрес юнәлешкә кертеп җибәрергә кирәк. Ул үзе тыңлаячак һәм ишетәчәк кешеләргә игътибар итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6