Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Җәннәт капкалары ачылыр чор җитә.

Тотасы уразаларыбыз күңелләребездәге иман нурын арттырсын, тәннәребезгә сихәт бирсен!

Аллаһы Тәгалә барча тереклек дөньясын – мәхлукатларны бар итте, шуннан соң бу катлаулы дөньяда зәгыйфь адәм баласы адашып юкка чыкмасын өчен үзенең хөкемен – Коръәнне иңдерә. Раббыбызның һәрбер яралткан нәрсәсендә хикмәт булган кебек, Аның әмерләрендә һәм тыюларында да хикмәт һәм без белеп бетермәгән, әмма кеше өчен күп файдалар бар. 
Менә шул әмер ителгән нәрсәләр арасында мөселманнарга фарыз ителгән Рамазан аенда ураза тоту гамәле бар. Коръәндә болай диелә: “Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгәне кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять уразаны калдырудан яки рузага кимчелек китерүдән сакланыгыз”. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдис-шәрифендә: “Мөселман бәндә бер яхшылык эшләсә, ун яхшылык дәрәҗәсендә булыр, ә менә ураза тоткан өчен савап – Аллаһ каршында,” – диелә. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе – ифтар вакытында авыз ачканда, икенчесе – кыямәт көнендә Раббысы каршында.  Ураза тотуның башка гыйбадәтләрдән аермасы шунда ки, әгәр кеше намаз укый я сәдака бирә икән, ул аны кеше күрсен өчен дип, ягъни риядан эшләргә дә мөмкин. Ә менә кешенең уразаны чынлап тотканын ул үзе дә Аллаһ Тәгалә генә белә. 
Кайбер кешеләр ураза тотканда организм шлаклардан чистара икән диләр. Максатыбыз шул гына икән, мондый уразаның бер савабы да юк. Тәнебез, бәлки, чыннан да, чистара торгандыр, әмма безнең төп максат Аллаһының ризалыгын  алу булырга тиеш. 
Әлбәттә, һәр кешенең бәндәчелек белән белеп я белми кылган гөнаһлары була. Ә маенә Рамазан аенда олы нигъмәт бирелә: ихлас күңелдән ураза тотучыларның кече гөнаһлары кичерелә. 
Сөекле пәйгамбәребез: “Рамазан кергәч, җәннәт капкалары ачыла, шайтаннар чылбырлана”, – ди. 
Бу изге Рамазан аенда шайтаннар чылбырланган, богауда булган вакытта ураза тотмау гына түгел, ә исерткеч эчеп, аны сатып, хәрам ашап, гайбәт сөйләп, өсләренә олы гөнаһ алучылар, шундый гамәлләре белән Иблис кавеменә куәт бирүче адәми шайтаннар да була. Раббыбыз андыйлардан һәммәбезне дә ерак әйләсен иде. 
Изге Рамазан аен шатлык белән каршы алып, яхшы гамәлләр генә кылып уздырырга насыйп итсен иде. Кыямәт көненнән соң үзләребезгә җәннәтнең фәкать ураза тотучылар гына керә торган әр-Раян капкасыннан керергә насыйп булсын. Аллаһыбызның  бирмеш Рамазан ае мөбарәк булсын! Амин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса