Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Әнием минем дип дәшсен нәниләр

Әйе, ана теле. Бу хакта фикер йөрткәндә, мин соңгы вакытларда бигрәкләр дә тирән уйларга чумам. Беркөнне бер кеше очрады да: "Я Вас часто вижу по телевидению. Кажется, вы умная", - диде. Мин дә туктап, аңа татарча сәлам бирдем. Татарча исәнләшүемне ишеткәч, ул: "Что Вы сказали?" - дип кайтарып сорады. Саклык...

Әйе, ана теле. Бу хакта фикер йөрткәндә, мин соңгы вакытларда бигрәкләр дә тирән уйларга чумам.

Беркөнне бер кеше очрады да: "Я Вас часто вижу по телевидению. Кажется, вы умная", - диде. Мин дә туктап, аңа татарча сәлам бирдем. Татарча исәнләшүемне ишеткәч, ул: "Что Вы сказали?" - дип кайтарып сорады. Саклык белән генә аның йөзенә карыйм. "Сез татар туганым бугай бит", - дим. "Айе, я татар, но не знаю языка, в русской школе учился. Вот и все", - диде ул бу серен чишкәч җиңеләеп калгандай. Замандашларымның, шәһәрдәшләремнең берсе иде бу кеше.

Менә шушы зат өйдә балаларына йә оныгына ана телебезнең гүзәллеген аңлата алырмы? Аларның дәвамчылары нәфис вә мираси, алтындай кадерле телебезне белерләрме? Мондый аянычлы мисаллар барыгызга да, барыбызга да таныш. Без бу хәлләргә беребез дә битараф кала алмыйбыз.

Шундыйлардан телебез сагында торучылар Тукай мәйданында борчылу җыены үткәрделәр. Балаларга, оныкларга, үсмерләргә ана телебезнең мөһимлеген һәрдаим аңлатсак иде. Җитәкчеләребезне дә ана телебезне аңларга һәм туган телебездә сөйләшергә чакыру бит бу! Әлбәттә, аңлаган кешегә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса