Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Ни өчен хисап бирүне соңгы көнгә калдырырга ярамый

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Еш кына дөнья базарында кайнашып, безнең туктап сулыш алырга да, артка борылып, үткән юлны карарга, бүгенге һәм иртәгәге көн турында уйланырга вакыт җитми. Ә бит иман әһеле һәрдаим үз-үзе белән ялгызы калып, үзенә хисап кылырга, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга, ниндидер үзгәрешләр кертергә тиеш. Изгелекләреңне дә тикшерә башласаң, күпме кимчелек табуың бар. Һәркайсысы ихлас нияттән кылындымы? Намазыңа, сәдакаңа рия афәте кермәдеме? Гамәлеңне кылгач, мактанып йөрмәдеңме? Үз-үзеңә сокланып, гоҗеплек афәтенә чуммадыңмы? Әлеге сораулар безне һәрвакыт борчырга, уйландырырга тиеш.

Аллаһы Тәгалә Хәшер сүрәсенең 18нче аятендә: “Һәркем үзенең иртәгәге көнендә Раббысы белән очрашуга нәрсә хәзерләгәнен карасын”, – диде.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Акыллы шул ки, кем үзенең нәфесен тыйды, хисап итте һәм үлемнән соң булган нәрсәләр өчен тырышлык күрсәтте” (Тирмизи).

Безгә кадәр яшәгән хөрмәтле затлар – сәхабәләр шулай булдылар. Аллаһка изгелекләр белән якынайдылар. Үз-үзләрен хаталар өстеннән хисап кылдылар. Гомәр ибн Хаттаб: “Хисап кылыгыз үзегезгә, хәтта сезгә хисап кылганчы. Үлчәгез үзегезне, хәтта сезне үлчәүгә салганчы. Бүген үз-үзегезгә хисап кылсагыз, иртәгәсе хисабыгыз җиңел булыр. Кыямәт көне өчен үлчәнегез. Ул көнне сезне үлчәүгә куярлар, эчегездә булган бер сер дә качып калмас”– диде.

Үзеңә хисап кылуны кайбер галимнәр түбәндәгечә аңлата.

Беренчедән: хисапны Аллаһ безгә әмер иткән фарызлардан башларга. Аларда берәр кимчелек кенә күренсә дә, тизрәк ул кимчелекне төзәтергә.

Икенчедән: Аллаһ тыйган хәрамнарда хисап. Әгәр кеше берәр хәрамга керә башлавын сизеп алса, шундук тәүбә-истигъфәр кылып, аны изге гамәлләр белән алыштырырга тиеш.

Өченчедән: гафиллеккә каршы көрәш йөзеннән, нәфесне һәрвакыт Аллаһны зикер итүгә этәреп тору. Аллаһ булган калебтә шайтанга урын юк. Аллаһны оныткан калебнең ишекләре шайтан өчен ачык.

Дүртенчедән: тән хәрәкәтләрен, тел сөйләгән сүзләрне, аяк адымнарын, кул сузылуларын, күз карашларын, колак тыңлаган нәрсәләрне һәрдаим хисап-контрольдә тоту. “Син моның белән нәрсә теләдең? Моны кем өчен кылдың? Кем ризалыгын алырга омтылдың?”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса