Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Ни өчен азан укыган вакытта этләр улый?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Азан намаз вакыты керү белән әйтелә. Беренчедән, ул намазга чакыру булса, икенчедән, Аллаһны зурлау сүзләре. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам бер хәдисендә болай ди: “Азан әйтүчене күпме кеше ишетсә, аңа шулкадәр савап була” (“Нәсәи”). Азан ул Аллаһка һәм Аңа гыйбадәт кылырга чакырудыр. Аллаһ бу хакта әйтә: “Сүз белән (азан укып һәм вәгазь-нәсыйхәт кылып, кешеләрне) Аллаһка дәгъват итүче һәм (Аллаһ хозурында кабул ителә торган) изге гамәл кылган һәм: “Һичшиксез, мин мөселманнардан”, – диючедән дә күркәмрәк (сүзле) кем бар?”  (“Фуссыйләт” сүрәсе, 33нче аять).

Азанда яңгыраучы сүзләрнең мәгънәсе бик тирән, шуңа күрә азанны әйтү генә түгел, тыңлау да зур савап. Азан әйтүче ир-егет мөәзин дип атала. Хатын-кызлар азан әйтми. Мөәзин тәһарәтле булырга, кыйблага таба аягүрә басып торырга тиеш.

Бер генә мәлгә туктап, азанны тыңлап, мөәзин артыннан азан сүзләрен кабатлап торсак, без үзебезгә бик күп савап җыябыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам бер хәдисендә әйтте: “Әгәр дә берәр кеше азанны ишетеп, аның сүзләрен кабатлап барса, аннан соң азан догасын кылса, шул бәндәнең аңа кадәр кылган барлык (кече) гөнаһлары да гафу ителәчәк” (“Бохари, Мөслим”).

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтте: “Намазга азан әйтелә башлагач, шайтан кача, азан тәмамлангач, ул янә килә, әгәр дә намазга камәт төшерелсә, ул янә кача, камәт бетү белән кире килә һәм кеше белән үзе арасында пәйда булып, кешенең намаздагы булган хошуг сыйфатын югалтыр өчен вәсвәсә кыла. “Моны исеңә төшер, тегене исеңә төшер”, – дип әйтеп, аңа барысын да рәттән исенә төшерә. Шул вакытка кадәр ки, кайчан кеше ничә рәкәгать укыганын оныта” (“Бохари, Мөслим”).

Соңгы хәдистән шайтанның азан ишеткәндә качуы ачыклана. Мөгаен, этләр качкан шайтанны күреп улыйдыр. Кеше ишетеп, күреп белә алмый торган  әйберләрне хайваннар ишетергә һәм күрергә мөмкин.  

Аллаһка яхшырак мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса