Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Намаз вакытында телефон шылтыраса?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Намазга басар алдыннан мәчеткә килүчеләргә: “Кәрәзле телефоннарыгызны сүндерегез”, – дип кисәтәбез. Тик күбесе моны эшләргә оныта. Аеруча – өлкәннәр. Ә бит безнең һәрберебез, намазны бозмас өчен, барлык саклык чараларын үтәргә тиеш.

Шулай ук намазда хошугны булдыруның бер сәбәбе – кесә телефоннарын сүндерү, чөнки аны сүндермәсәң яисә тавышын басмасаң, телефон шылтыраса, игьтибар читкә китә, ә бу инде намазда хошуглык югалуга бер сәбәп булып тора.

Намаз укыган вакытта телефонны сүндерергә бүленү намазны бозарга да мөмкин. Кайбер имамнар болай дигән: “Әгәр намазын артык хәрәкәтләр ясап укыган кеше янында басып торучы берәүнең, бу кешенең намаз укымавына һич шиге булмаса, бу хәрәкәт гамәл кәсир (күп гамәл) санала. Әгәр күзәтүченең намазда артык хәрәкәтләр ясаган кеше турында, намаздамы соң бу, юкмы дип, шиге туса, бу хәрәкәт гамәл кәсиргә керми. Имам Әл-Хәлвани (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) болай дигән: “Бу бәя Әбү Хәнифә мәзһәбенә бик якын, чөнки ул моның кебек сораулар туган вакытта күләмне билгеләмәгән (бу очракта хәрәкәт санын), ә хөкемне бу хәлдә калган кешенең үзенә калдырган”. (Шушы ук фикерләр “Әл-Мухит әл-Борхани” һәм “Радд әл-Мохтар” хезмәтләрендә дә искә алына).

“Хашия Тахтави” әсәрендә гамәл кәсир төшенчәсенә тагын да ачыграк билгеләмә бирелә: “(Бу) намазның бер рөкенендә (рөкуг, кыям һ.б.) башкарылган артык өч хәрәкәт”.

Моннан чыгып, без түбәндәге нәтиҗәне ясый алабыз:

1. Телефонны сүндерү намазны боза, әгәр ул гамәл кәсир категориясенә караса.

2. Гамәл кәсирнең иң дөрес критерие – бер рөкендә башкарылган өч артык хәрәкәт.

3. Намаз укучы кеше бер кулы белән генә телефонын сүндерсә, ягъни телефонны сүндергәндә өч хәрәкәт ясамаса, бу хәрәкәт гамәл кәсиргә керми һәм намаз бозылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса