Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Мәскәүдә – мобиль мәчетләр

Halal Guide исемле мобиль әсбап ясаган төркем яңа эшкә алынган. Мәскәүдә мәчет җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен алар шәһәр урамнарына "күчмә мәчет" чыгармакчы була. "Ике миллион мөселман яшәгән Мәскәүдә нибары дүрт иман йорты, - дип сөйли проект авторы Айрат Касыймов. - Бүгенге шәһәр кешесенең вакыты да тар, булган мәчетләр теләүчеләрнең...

Halal Guide исемле мобиль әсбап ясаган төркем яңа эшкә алынган. Мәскәүдә мәчет җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен алар шәһәр урамнарына "күчмә мәчет" чыгармакчы була.

"Ике миллион мөселман яшәгән Мәскәүдә нибары дүрт иман йорты, - дип сөйли проект авторы Айрат Касыймов. - Бүгенге шәһәр кешесенең вакыты да тар, булган мәчетләр теләүчеләрнең һәммәсен сыйдыра да алмый. Болар барысы да мөселманнарга намазларын вакытында укырга комачаулый. Без бу мәсьәләне мобиль мәчет ярдәмендә чишәргә уйлыйбыз. Интернет аша заказ бирәсең дә, күрсәтелгән адреска мәчет үзе килеп җитә".

Мобиль мәчет автомобиль тагылмасы рәвешендә булачак: анда кечкенә тәһарәтханә һәм намаз кылу урыны каралган. Тагылма эчендә шулай ук ризык сатып алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Кергән акча проектның чыгымнарын капларга китәр, ди оештыручылар.

Мобиль мәчетләрне хәзер Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта күрергә була. Бу эшне махсус дәүләти оешма акчалата тәэмин итеп тора икән. 2011 елда Төркиядә дә Рамазан аенда мобиль мәчетләр урамга чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса