Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Мөселмән кешесе өчен сабыр булу нәрсә дигәнне аңлата?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Сабырлык – түземле, авыр хәлләр килгәндә чыдам, үзеңә хәким булу, ямьсез сүзләр вә начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыя белүдер.

Бу дөнья – бер имтихан дөньясыдыр. Кеше дөньяда төрле хәлләр белән очрашыр. Кайбер хәлләр кешене шатландырыр, кайберләре кайгыга салыр. Шатлык вакытында шөкер итү, кайгы вакытында сабыр булу мөселманнарның сыйфатыдыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дип әйткән: Мөселманның хәле гаҗәптер, аның белән булган бөтен хәлләр аның өчен нигъмәттер, бу иманлы кешедән башкага бирелмәгәндер, әгәр аңа сөенеч килсә, ул Аллаһка шөкер итә дә, саваплы буладыр, әгәр бәла килсә, ул сабыр итә дә, тагын саваплы буладыр өслим).

Сынауларга канәгатьсезлек күрсәтеп, килгән бәла-казаларны кемнәндер күрү, кемнедер гаепләү дөрес түгел. Килгән сынауларга акыллы кеше битараф калырга тиеш түгел, чөнки алар аның гөнаһын юа һәм түземлек, сабырлык  өчен Аллаһның бүләгенә лаек була. Сынаулар кешедә киң күңеллелек тәрбияли, алар аша үтеп, кеше һәрвакыт тәүбәгә һәм яхшылык эшләүгә әзер буладыр. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. (Рәсүлем) сабыр итүчеләрне (җәннәт белән) сөендер! Берәр бәлагә юлыкканнар: “Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!” – дип әйтәләр. Әнә шулар – Раббыларының мәгъфирәтенә һәм рәхмәтенә ирешүчеләр һәм әнә шулар – (башларына төшкән бәлаләргә сабыр итеп, туры юлга) һидаять табучылар” (Әл-Бәкара сүрәсе, 155–157нче аятьләр).

Шулай ук Раббыбыз Аллаһы Тәгалә: “Сабыр итүчеләрнең әҗере хисапсыз биреләчәк”, – ди (Әз-Зүмәр сүрәсе, 10нчы аять).

Шуны да истә тотарга кирәк: бу дөньядагы авырлыклар ахирәт тормышын җиңеләйтә, бу дөньяда аз-маз бәла-каза күреп, ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәттә булу хәерлерәктер. Безгә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: “Җәннәт бик күп авырлыклар белән әйләндереп алынгандыр, ә җәһәннәм бик күп теләк һәм нәфес белән уратылгандыр. Бу тормыш имансызга – җәннәт, ә иманлыга төрмәдер”, – дигән хәдисен искә төшерү кирәк.

Һәрбер әйбернең ачкычы булган кебек, җиңүнең ачкычы – ул  сабырлык. Бабаларыбыз да тикмәгә генә генә әйтмәгән: “Сабыр төбе – сары алтын”, – диеп.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Я Раббым Аллаһ, мине күп сабыр итүчеләрдән вә күп шөкер итүчеләрдән ... кыл”, – дип дога кылган.

Раббыбыз Аллаһы Тәгалә һәр беребезгә хәерле күркәм сабырлыклар бирсен.

Фото: Нурислам Кучкаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса