Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Мөселман хатын-кызлары спорт белән шөгыльләнә аламы?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Мөселман җәмгыятендә хатын-кызларның спорт һәм физик күнегүләр белән шөгыльләнү мәсьәләсе бик четерекле дип санала һәм күп бәхәсләр тудыра.

Күбесе мөселман хатын-кызларын гаилә учагын сак-лаучы, балалар тәрбияләүче буларак кына кабул итәләр. Тик Исламда барысы да үзгә. Безнең дин тормышыбызның барлык өлкәләрен үз эченә ала һәм бер генә юнәлеш белән генә чикләнми. Спортка шактый игътибар бирелә. Хәдисләрнең берсендә болай дип әйтелә: “Көчле иманлы, изге гамәлле хак мөэмин, Аллаһ хозурында хәерлерәк вә савабы да олуграктыр”. Бу сүзләрдән аңлашыла ки, дин ир-атларны да, хатын-кызларны да көчле булырга, үз-үзебезне яклый алырга чакыра.

Бер хәдистә болай дип әйтелә: “Синең тәнеңнең сиңа хакы бар”. Әгәр кеше спорт яки физик эш белән шөгыльләнми икән, ул ялкау һәм көчсез була. Әбиләребез физик яктан көчле иде, чөнки күп кенә физик эш белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер без, аеруча шәһәр халкы, бары тик офиста эшлибез, фатирда яшибез. Үз хуҗалыгыбыз юк, димәк, хәрәкәт тә юк, ә бит тәнгә йөкләнеш кирәк. Бу очракта спорт белән шөгыльләнү мөһим роль уйный.

Мөселман кешесенең, ир-атмы ул, әллә хатын-кызмы, барлык эшләре һәм гамәлләре Ислам принципларына нигез-ләнгән булырга тиеш.

Әлеге сорауга килгәндә исә, төп кагыйдә булып, хатын-кызның тиешле тәртиптәге киемдә булуы, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында рөхсәт ителгән кадәр дистанцияне саклавы,  ә тагын шулай ук Ислам хупламый торган поза-кыяфәтләрдә хәрәкәтләр ясамавы тора.

Ислам тәртипләре буенча хатын-кыз эшли дә, спорт белән шөгыльләнә дә ала. Моның бер гаебе дә юк. Шул ук вакытта хатын-кыз өч төп кагыйдәне үтәргә бурычлы.

Беренчедән, хатын-кыз мәхрәм булып тормаган ир кешеләр янында динебез таләп иткәнчә киенгән булырга тиеш.

Икенчедән, хатын-кызлар ир-атларны үзенә җәлеп итәрдәй кыяфәттә торудан, позага керүдән сакланырга тиеш.

Өченчедән, хатын-кыз үзенә мәхрәм булмаган ир кеше белән үзе генә калырга тиеш түгел.

Менә шул шартлар үтәлгән очракта, дин күзлегеннән караганда, хатын-кызның эшләп йөрүе яки спорт бе-лән шөгыльләнүе өчен каршылык юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса