Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Мохтаҗларга булышу – безнең бурыч ул

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте, арытаба мохтаҗларга бүлеп бирү нияте белән, матди-финанси яклап булышырга теләгән кешеләргә мөмкинлек ача.

Изге Рамазанның соңгы ун көне бара. Бу чорда мөселманнар ураза тотуның төп шартларыннан берсе булган фитыр-сәдакаларын түләргә ашыгалар. Менә шуларга бәйле рәвештә, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте, соңыннан мохтаҗларга бүлеп бирү шарты белән, матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләрдән аны туплау эшен башлап җибәрде. 
Фитыр сәдакасының (зәкят әл фитр – авыз ачу сәдакаларының) күләме, арпа белән исәпләгәндә – 100 сум (аз тәэмин ителгән кешеләр өчен), йөзем микъдары белән исәпләгәндә – 600 сум тәшкил итә (урта хәлле, хәлле кешеләр өчен).
Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән үк тарата башларга да ярый. Ул Ураза гаетенә кадәр бирелгән булырга тиеш. Бу төр сәдака мохтаҗларга, аз тәэмин ителгән кешеләргә бирелә. 
Фитыр сәдакасын туганнар арасыннан түбәндәге кешеләргә бирергә ярамый: әти-әнигә, әти-әнинең әтисе һәм әнисенә (турыдан туры бабай һәм әбигә), балаларга, балаларның балаларына (оныкларга), үз гаиләң әгъзаларына. Шул ук вакытта мөселман кешесенә фитыр сәдакасын апасы я сеңлесенә, абыйсы я энесенә бирү рөхсәт ителә. 
Аллаһы Тәгалә фитыр сәдакасы түләүне ураза тоткан кешенең буш сүз сөйләп үткәргән яисә заяга әрәм иткән вакыты өчен чистарыну буларак һәм, икенчедән, мохтаҗларны тукландыру өчен фарыз иткән, ягъни бурыч итеп йөкләгән. 
Фитыр сәдакасын бәйрәм намазына кадәр биреп өлгерсәң, ул тулы күләмдә кабул ителгән взнос кебек була, ә намаз үткәч бирелсә, гадәти сәдака хисабыннан языла. 
Ә тагын, сәламәтлек какшау сәбәпле, ураза тоту мөмкинлеге булмаса һәм аны башка вакытта тотып булмаслыгы да мәгълүм булса, һәр төшеп калган (ураза тотмаган) көн өчен 200 сум күләменнән фидия түләнә. Әгәр кешенең фидия сәдакасын түләрлек мөмкинлеге юк икән, бу бурыч аның өстеннән төшерелә. 
Изге Коръәндә әйтелгән: “Аллаһы һичкемгә көче җитмәгән эшне йөкләмәс, мәгәр көче җиткән эшне генә йөкләр”, – диелгән (“әл-Бәкара” сүрәсе, 286нчы аять).
Акчалата сәдакаларны 4276620015199742 номеры аша “Сбербанк” картасына күчерергә мөмкин. “Фитыр сәдакасы” яки “фидия” дип, сәдаканың ниятен күрсәтергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8 939 736 14 61.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса