Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм мөселманнар! 25 октябрьдә ай календаре буенча Яңа ел башлана. Мөселман дөньясы 1436 һиҗри елына аяк баса. Яңа елны башлап җибәрүче мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае - ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның берсе. Коръәндә әйтелгән: "Күкләрне вә җирне яралткан...

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Мөхтәрәм мөселманнар!
25 октябрьдә ай календаре буенча Яңа ел башлана. Мөселман дөньясы 1436 һиҗри елына аяк баса. Яңа елны башлап җибәрүче мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае - ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның берсе.
Коръәндә әйтелгән: "Күкләрне вә җирне яралткан көннән алып, Аллаһның хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе сугышу, хәрәм айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр" (Коръән, "Тәүбә" сүрәсе, 36 нчы аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: "Рамазан уразасыннан соң, иң фазыйләтле ураза мөхәррәм аенда тотылган уразадыр", - дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: "Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр", - ди.
Мөхәррәм ае башланган көннәрдә, елыбыз хәерле узсын дип, догалар кабатлыйк һәм Раббыбыз һәркайсыбызга шушы күркәм айда башкарган изге гамәлләребез, тоткан уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны мулдан бирәчәге хакында онытмыйк.
Татарстанлылар динебез юлында, изге гамәлләр кылуда елдан-ел зуррак, күбрәк тырышлык куялар. Бу татар халкының рухи яктан ныгуын, үсүен күрсәтә. Төрле конфессияләрнең үзара хөрмәте һәм татулыгы исә Россия үсешенә нигез булып тора.
Елыбызны, Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә теләп, яхшы эшләрдән башлыйбыз икән, алдагы көннәребез дә, иншаллаһ, матур гамәлләр, чиста ниятләр белән тулыр.
Аллаһы Тәгалә яңа елда барчабызга уңышлар насыйп итсен! Республикабызга, өйләребезгә бәрәкәт, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек бирсен. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса