Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Күңел моңы кичәсе

4 февраль көнне шәһәре-безнең Татар мәдәният үзә-гендә үзенә күрә бер җан-лылык сизелде. Әйе, бу көнне Бөгелмәнең милли мәдәният учагы тирәсе республикабызның төрле почмак-ларыннан килгән автобуслар, автомобильләр белән тулы иде. Болар барысы да ниндидер күләмле чара үтәсенә ишарә булдылар. Руслан ҖӘЛӘЕВ. Рәфис Сәйфуллин фотосы. Хәер, газетабыз битлә-рендә бу көнне Татарстан Җөмһүрияте...

4 февраль көнне шәһәре-безнең Татар мәдәният үзә-гендә үзенә күрә бер җан-лылык сизелде. Әйе, бу көнне Бөгелмәнең милли мәдәният учагы тирәсе республикабызның төрле почмак-ларыннан килгән автобуслар, автомобильләр белән тулы иде. Болар барысы да ниндидер күләмле чара үтәсенә ишарә булдылар.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Рәфис Сәйфуллин фотосы.
Хәер, газетабыз битлә-рендә бу көнне Татарстан Җөмһүрияте күләмендә үткә-реләчәк "Зәйтүнә" мөнәҗәт әйтү бәйгесе узачагы турында хәбәр иткән идек инде. Монда шунысын гына өстәргә кирәк, I Республикакүләм мөнәҗәтләр әйтү бәйгесе булып тарихка кереп калды ул. Әйе, Бөгелмә шәһәрендә Татарстанда беренче тапкыр менә шундый фес-тиваль үткәрелде. Бәйгенең оештыручылары булып ТР Үзәк Диния Нәзарәте /ҮДН/, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәге торды. Максаты итеп республикабызда яшәүчеләр арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, җәмгыятьтә бер-беребезне аңлашып яшәү, хөрмәт итү, конкурста катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, Исламның хәнәфи мәзһәбен алга сөрү куелган иде. Бәйгедә теләгән һәркем көчен сынап карый алды: 7 - 12 яшьлекләр; 13 - 17 һәм 18 яшьтән алып, барлык өлкәнрәкләр. Ансамбльләр исә мәктәп яшендәгеләрдән һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләрдән оешкан иде.
Мөнәҗәт әйтү бәйгесенә мәртәбәле жюри әгъзалары: ТР халык артисты, КФУ профессоры Миңгол Галиев /жюри рәисе/, ТР ҮДН көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Россия Ислам университеты мөгаллиме Ильяс Халиков, ТР ҮДН вәкиле Акйолдыз Фәизова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипова һәм, әлбәттә, зәвыклы тамашачы бәя бирделәр. Яраткан җырчыбыз М. Галиев: "Бүген Бөгелмә шәһәрендә бәйге түгел, биредә зур бәйрәм. Чөнки менә шушындый матур Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә милләтебезнең асыл егет һәм кызлары тамашачыга үзләренең моңнарын җиткерәчәк. Шуңа күрә мин бүгенге бәйрәмне "Күңел моңы кичәсе" буларак билгеләр идем һәм мондый чаралар милләтебез өчен ифрат та кирәкле. Хәерле сәгатьтә!" - дигән сүзләреннән соң, фестивальне алып баручы милләтпәрвәр егетебез Эдуард Гафиятуллин сәхнәгә кече төркемдә чыгыш ясаучыларны бер-бер артлы чыгара торды.
Мөнәҗәт әйтү бәйгесе. Әйе, нәкъ шулай! Мөнәҗәтне әйтәләр, җырламыйлар, бернинди музыка уен коралы да кушылмый, ярдәм итми. Бу яктан караганда да, тамашачы, бигрәк тә яшь буын вәкилләре үзләренең күңел дәфтәрләренә шул яңалыкны теркәп куя алдылар. "Мөнәҗәт Аллаһка ялвару, аңа мактау сүзләрен җиткерү дигәнне аңлата. Мөнәҗәт әйтүче - мөнәҗәтне яттан сөйли белүче. Мөнәҗәтче - мөнәҗәт әйтүче яки мөнәҗәт чыгаручы", - диелгән Татар теленең аңлатмалы сүзле-гендә. Шуңа күрә киләчәк бәй-геләрдә /алар, һичшиксез, үткәрелер дип ышанасы килә/ катнашучылар мөнәҗәтнең нәрсә икәнлеген тулырак күз алдына китерерләр һәм нык-лы әзерлек белән килерләр дигән өметтә калабыз. Шулай булыр, чөнки беренче бәйгедә яшьләребез катнашты, күпләре уңышка да иреште, ә калганнарына камиллекләрен арттыру өчен вакыт җитәрлек. Бары тик шулай булганда гына уңышка ирешергә мөмкин икәнлеге бәхәссез. Уңышка ирешкәннәр исә үзләренең репертуарларын яңа мөнәҗәтләр белән баетыр дип уйларга тулы нигез бар.
Өч сәгатьтән артык барды мөнәҗәт әйтү бәйгесе. Һәм инде менә җиңүчеләрне тәб-рикләү мизгелләре дә килеп җитте. Балалар арасында җиңүче булып Ильяс Минһаҗев /Бөгелмә муниципаль районы Карабаш бистәсе/ танылды,II урын - Айдар Дәүләтгәрәев-тә /Бөгелмә муниципаль районы Иркен авылы/ һәм III мактаулы урынга шулай ук Карабаш бистәсеннән Розалина Рамазанова чыкты. 13 - 17 яшьлекләр арасында III урын - Тәлгать Сөләймановта /Казан/, II урын - Резидә Габрахмановада /Бөгелмә/, I урын Мамадыштан килгән Алсу Исрафиловада булды. Зурлардан III урынны - Рәфис Шәйдуллин /Мамадыш/, II урынны Алсу апа Нигъмәтуллина /Баулы/ яулады, җиңүче булып Зәй шәһәреннән килгән Фатих Нуруллин танылды. Балалар ансамбльләреннән "Ак өмет" /Казан/ - өченче, Сәет Давыт һәм Сәет Каман /Казан/ - икенче, "Ишрак" /Бөгелмә/ беренче булды. Зурлардан Бөгелмә Татар мәдәният үзәге "Мирас" төркеменә /аларны заманча итеп "Бөгелмә әбиләре" дип тә атап йөртәләр хәзер, "Буран әбиләре"ннән бер дә калышмыйлар/ тиңнәр булмады, икенчелеккә Карабаштан "Тургай" ансамбле /рәсемдә/ лаек булды, өченче урында - Казаннан килгән "Мәрҗани" төркеме. Фестивальнең ТР ҮДН тарафыннан билгеләнгән махсус бүләге - кубогы да бар иде. Аңа Казан кунагы, Россия Ислам университеты шәкерте Сәет Давыт лаек дип табылды.
Менә шулай узды мөнәҗәт әйтү бәйгесе. Оештыручыларга - афәрин! милләтебез өчен шушындый файдалы, күркәм чараны киләчәктә дә үткәрү зарурлыгы көн кебек ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса