Кардәшең төчкереп Аллаһны мактаса, аңа рәхимлек телә
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер мөэминнең икенче мөэмин каршында алты хакы бар», — диде, — «Әгәр кардәшеңне очратсаң, аңа сәләм бир.
Әгәр кунакка чакырса, җавап бир. Нәсыйхәт сораса нәсыйхәт бир. Төчкереп Аллаһны мактаса, аңа рәхимлек телә. Авырса барып хәлен бел. Вафат булса, соңгы юлга озат».
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенең аңлатмасын дәвам итеп, бу хәдистә искә алынган бер мөселман кардәшнең икенче мөселман кардәше каршындагы киләсе хакны карап китик.
Әгәр төчкерүче мөселман Аллаһны мактап: «Әлхәмдүлилләһ» (Аллаһка барлык мактауларыбыз), — дип әйтсә, аны ишетеп торган мөселман кардәшләр: «ЙәрхәмүкаЛлаһ» (Аллаһ сиңа рәхимле булсын), — дип әйтергә тиеш. Моңа җавап итеп төчкерүче: «ЙәһдикумуЛлаһ вә юслиху бәләкум» (Аллаһы Тәгалә сезгә хидәят бирсен вә эшләрегезне төзәтсен), — диеп җавап кайтара.
Әгәр төчкерүче Аллаһны мактамаса аңа җавап кайтарылмый. Әгәрдә төчкерүче Аллаһны мактауны онытса янәшәсендәге мөселманнар исенә төшерергә тиешләр.
Мөселман булмаганнар төчкергәндә: «ЙәһдикумуЛлаһ» (Аллаһ сезгә һидәят бирсен) диеп әйтү әдәплелек билгесе санала.
Динебез Ислам төчкерүне Аллаһның рәхмәте диеп карый. Әбү Һөрайрадан риваять ителә Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәламне балчыктан (атасыз, анасыз) барлыкка китергәч, Үзенең кодрәте белән Адәмгә җан өрде. Адәм галәйһиссәлам шушы вакытта төчкереп җибәрде һәм Аллаһны мактап: «Әлхәмдүлилләһ» диеп әйтте. Аллаһы Тәгалә Адәмгә җавап кайтарды: «ЙәрхәмүкаЛлаһ» (Аллаһ сиңа рәхимле булсын) (Тирмизи).
Ислам төчкерүне сәламәт гадәт санаганлыктан, аны тыймый, бу күренешкә каршылык күрсәтергә кушмый. Мөселман төчкерү тавышын киметү һәм янындагы кешеләрне борчымас өчен, читкә борылырга, авызын кулъяулык, һичьюгы куллары белән капларга тиеш.
Мөхтәрәм кардәшләр! Аллаһ Раббыбыз Ислам әдәпләрен өйрәнергә вә аларны тормышыбызга кертергә насыйп кылсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia