Шикләнелүче гаебен таныган, зыянны капларга әзер һәм аның охшаш җинаятьләргә катышы тикшерелә.
Бөгелмәдә оператив-эзләү чаралары башында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Липецк шәһәрендә яшәүче ир-атның интернет-сәүдә өлкәсендә мошенниклык кылганлыгын ачыклаган.
Җинаятьче мессенджердагы тематик төркем аша автомобиль капоты эзләү турында белдерү урнаштырган гражданин белән языша башлаган. Фигурант башка төбәктән таоварны тиз арада җибәрә алуы турында ялган мәгълүмат җиткергән. Сатып алучыны ышандыру өчен, җинаятьче аңа транспорт компаниясе аша товарны җибәрү турында ялган документ юллаган.
Зыян күрүче күрсәтелгән банк картасына 8 мең сум акча күчергәннән соң, җинаятьче элемтәне өзгән. Күчергән акчаны алу өчен акчалата бүләкләү вәгъдә итеп, башка кешенең банк реквизитлары кулланылганы тикшерү башында ачыкланган.
Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Тоткарланучы үз гаебен тулысынча таныган һәм зыян күрүчегә материаль зыянны капларга әзер булуын белдергән.