Изге Болгарда Ислам академиясе төзи башлаячаклар
21 май көнне Болгар шәһәрендә булып узган Изге Болгар җыенында Болгар Ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташы салынды. Ак мәчеттән 300 метр ераклыкта урнашачак әлеге югары уку йорты төзелеше - Татарстан өчен генә түгел, Россия һәм, гомумән, бөтен ислам дөньясы өчен дә мөһим башлангычларның берсе. Болгар Ислам академиясен төзү өчен...
21 май көнне Болгар шәһәрендә булып узган Изге Болгар җыенында Болгар Ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташы салынды. Ак мәчеттән 300 метр ераклыкта урнашачак әлеге югары уку йорты төзелеше - Татарстан өчен генә түгел, Россия һәм, гомумән, бөтен ислам дөньясы өчен дә мөһим башлангычларның берсе.
Болгар Ислам академиясен төзү өчен гади халыктан һәм предприятиеләрдән акча җыелачак. Бу максаттан 29 апрельдә 2 исәп-хисап счеты ачылган. Аларның берсе Казан изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга булса, икенчесе Болгар ислам академиясе төзелешенә каралган. ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев әйтүенчә, изге гамәлләр өчен халкыбызның акча күчерүе - элек-электән килгән гореф-гадәт.
Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу проектларын үз канаты астына алган "Яңарыш" фондына, бер көнлек хезмәт хакын күчерү юлы белән, теләктәшлек белдерергә чакырды. "Даими нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутатлары һәм республика парламенты аппаратаның барлык хезмәткәрләре "Яңарыш" фондына үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын күчерде. Депутатларга, барлык предприятие-оешма җиткәчеләренә, гомумән, битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итеп, бу акцияне хуплауларын сорыйм", - ди Ф. Мөхәммәтшин.
Безнең "Бөгелмә авазы" газетасы коллективы да бу игелекле акциядән читтә калмады - бертавыштан июнь аендагы бер көнлек хезмәт хакын әлеге фондка күчерү турында карар итте.
Мәгълүм булганча, бүгенге көндә Россиядә уннан артык ислам югары уку йорты исәпләнә. Болгар ислам академиясе исә алардан бары тик ислам фәненең магистрларын һәм докторларын әзерләве белән аерылып торачак. Россия Ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, магистрлар һәм докторлар - санаулы гына товар булырга тиеш, шуңа да уку йортына артык күп студент җыю максаты куелмый. Магистратурага ел саен - 15 кеше, докторантурага 10 кеше генә алу күздә тотыла. Димәк, берьюлы Болгар ислам академиясендә 75ләп студент белем алачак. Моннан тыш әлеге бинада төрле конференцияләр, курслар уздырылачак.
Болгар ислам академиясе 1,7 гектар җирдә, ачак. Әлеге бинада төрле чаралар уздыру, уку-укыту процессын алып бару өчен амфитеатр, китапханә һәм уку залы булачак, эчке ябык ишегалды исә студентлар бер-берсе белән аралашу, намаз уку өчен куллана алачак. Амфитеатрның ике ягында уку зоналары булыр дип көтелә - анда 5 кафедра урнашачак, шулай ук торак заналары, ашханә һәм спорт залы да каралган. Моннан тыш академиянең төп корпусына укытучылар һәм студентларның торак кампусы кушылып китәчәк, дип аңлаталар белгечләр.
Әлфия МОСТАФИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа