12 июль 2016 яңалыклары
-
Изге Болгарда Ислам академиясе төзи башлаячаклар
21 май көнне Болгар шәһәрендә булып узган Изге Болгар җыенында Болгар Ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташы салынды. Ак мәчеттән 300 метр ераклыкта урнашачак әлеге югары уку йорты төзелеше - Татарстан өчен генә түгел, Россия һәм, гомумән, бөтен ислам дөньясы өчен дә мөһим башлангычларның берсе. Болгар Ислам академиясен төзү өчен...
-
Алтын чорыбызга кайтабыз
Ходай насыйп иткәч, быел да изге Рамазан аены кереп, уразаларыбызны тотып, Гает бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттек. Менә шушы уңайдан узган гомеремнән бер өзекне искә төшереп үтмәкче булам. Бөгелмәнең 3 нче татар мәктәбен 1947 елда тәмамлагач, мин Казан педагогия институтының физика-математика факультетында укып, белем алдым. Бер ел Зәй-Каратай авыл мәктәбендә эшләдем....
-
Эшмәкәрләргә ярдәмгә – “Бизнес-класс”
"Бөтен дөнья күләмендә алга киткән әзер программа бар. Ник эшмәкәрләр белән шөгыльләнмисез? Үзеннән-үзе бернәрсә дә булмый, яшьләрне укытырга, өйрәтергә кирәк…" Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда эшмәкәрләр өчен махсус уку-укыту программасы эшли башлады. Аны Икътисад министрлыгы белән берлектә Саклык банкы һәм Google компаниясе оештыра. "Бизнес класс" дип аталган әлеге программада...
-
Фонтандагы кимчелекләрне төзәтәләр
Бүген, 12 июль көнне Үзәк мәйдандагы төсле һәм музыкаль фонтан эше вакытлыча туктатылды. Подряд оешмасы кимчелекләрне һәм төзексезлекләрне төзәтү эшенә кереште.
-
Эшен дәвам итүче пенсионерларның пенсиясе артачак
1 августтан Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнәчәк. Моның өчен Пенсия фондына барып йөрү кирәкми, индексация автомат рәвешендә эшләнәчәк. Аның күләме эш бирүченең никадәр взнос түләвеннән санала.
-
Татарстанлылар зур балык тоткан
Курмара балыкчылары Нократ елгасында зур балык тоткан. Аның авырлыгы 80 килограммнан артык икән. Бу турыда Чаллы шәһәренең социаль челтәрендә язып чыкканнар. Олег Зиннуров
-
Ирләренең сөяркәсен чишендереп урамда йөрткәннәр
Бу кызык та, кызганыч та хәл Кырымда булган. Берничә хатын ирләренең бер үк хатын янына барып йөргәнен белгәннән соң, акылга утыртырга булганнар. Аның янына барып, трусигына кадәр чишендереп, тышка алып чыкканнар һәм аркасына, башына сугып, урам буенча йөрткәннәр. Шул ук вакытта алар кычкырып: "Авырлы хатыны барлыгын белә торып сиңа аның...
-
Аучылар колагына: ау тыелган кош-корт исемлеге билгеле булды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 июльдә кайбер кош һәм хайваннарны аулауны тыю турындагы указга кул куйды. Ату рөхсәт ителмәгән ау объектлары исемлегенә көртлек тә кергән. Аучыларга 2016-2017 еллар җәйге-көзге-кышкы һәм 2017 елгы көзге сезонда аларны ату турында онытып торырга туры киләчәк. 2017 елга кадәр Татарстанның барлык ау хуҗалыкларында ак куян,...
-
Бөгелмәдәге бизнес проблемалары һәм аларны чишү юллары
Бөгелмә эшмәкәрләренең проблемалары җитәрлек. Моны алар яшерми, үз сораулары белән даими рәвештә шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 8 июль көнне очрашуга килгән эшмәкәрләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров кабул итте. Марина Исхакованың шәхси шөгыле бар. Аның автомобильләре бөгелмәләрне "Бөгелмә--Казан--Бөгелмә" маршруты буенча йөртә. Тик базар мөнәсәбәтләре бизнеска киртәләр куя...
-
Татарстан өчен тавыш бирик, үзебезнекен яклыйк! Акчада нинди сурәт булыр?
Монысы, мөхтәрәм җәмәгать, күпмедер дәрәҗәдә, бездән тора. Исегезгә төшерәбез, киләсе елда Россия Банкы бастырып чыгарачак 200 һәм 2 000 сумлык кәгазь акчада нинди сурәт булырга тиешлеген сайлау өстендә эш бара. Традиция буенча кәгазь акчаларда Росиянең төрле шәһәрләре, күренекле тарихи объектлары күрсәтелә. Яңа банкнотларда да шулай булачак. Әмма илебез иксез-чиксез: 85...
-
Бөгелмәдә ике яше дә тулмаган бала 4 нче каттан егылып төшкән
Балага 1 яшь тә 4 ай гына булган, дип яза "Бугульминская газета". Ул ишле гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗига булган көнне әтиләре олырак балалары белән юыну бүлмәсендә булган. Ә дүртенче баласына авырлы әни кеше ял итәргә ятып торган. Бүлмәдә тәрәзә ачык калган була. Беренчел фаразлар буенча бала тәрәзә төбенә менгән һәм 4...
-
Татарстанда бакалы яңгыр яуган
"Бүген төнлә Шөгердә бакалы яңгыр яуган ахры, ишегалды буйлап кечкенә бакалар сикерешә", - ди язганнар социаль челтәрдәге "Мин Шөгерне яратам" төркемендә. Бу хакта Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасы хәбәр итә. Бу яңалыкны хәбәр итүчеләр башка кызыклы мәгълүматларны да җиткерә. 1954 елда бакалы яңгыр Англиядәге Бирмингем шәһәрендә яуган. 1973 елда Франциядә,...