Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Хәерең белән кил, шәүвәл ае!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез, һиҗри календарьда изге рамазан аен шәүвәл ае алыштыра. Шәүвәл аеның беренче көнендә без Ураза бәйрәмен билгеләп үтәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: "Бу рамазан уразасыннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотучыга тулы ел дәвамында ураза тоткан кебек савап булыр, чөнки безнең шәригатебездә бер изгелеккә ун өлеш саваптан...

Мөхтәрәм дин кардәшләребез, һиҗри календарьда изге рамазан аен шәүвәл ае алыштыра. Шәүвәл аеның беренче көнендә без Ураза бәйрәмен билгеләп үтәбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: "Бу рамазан уразасыннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотучыга тулы ел дәвамында ураза тоткан кебек савап булыр, чөнки безнең шәригатебездә бер изгелеккә ун өлеш саваптан ким булмас". Чыннан да, исәпләсәк, Рамазандагы утыз көнгә - өч йөз, шәүвәлдәге алты көнгә алтмыш көн ураза булып чыга. Дәхи Расүлуллаһ әйтә: "Бер кеше Рама­заннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә бу кешенең тәнен тәмугка хәрам кылыр. Һәр көне бәрабәренә кырык шәһид (сугышта шәһид бул­ган сәхабәләр) савабын бирер, һәр көне бәрабәренә бу кеше өчен оҗмахта бер бина кылыныр".

Бер кеше шәүвәл аенда 6 көн ураза тотса

- Беренче көн өчен ул кешенең кырык еллык гөнаһысы ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә ул кешегә гамәл дәфтәрен кыямәт көнендә уң кулына бирер. Ул кешегә Аллаһы Тәгалә оҗмах ияләреннән кырык хөллә кидертер. Ул кеше өчен кырык дәрәҗә бирелер.

- Икенче көн ураза тоткан өчен җитмеш хаҗ савабы язылыр.

- Өченче көн ураза тоткан өчен ике йөз шәһид савабы язылыр. Бу кешенең каберен һәр көнне йөз фәрештә зиярәт кылыр, кыямәт көнендә бу кеше өчен изгелекләр язылыр.

- Дүртенче көн өчен Аллаһы Тәгалә бу кешенең дөнья һәм ахирәт хаҗәтләреннән җитмеш хаҗәтен үтәр. Һәр көнне бу кеше өчен җитмеш мең фәрештә мәгьфирәт теләр, ягъни: "Йа, Рабби! Бу бәндәнең гөнаһысын ярлыка", - дип дога кылырлар.

- Бишенче көн өчен Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итәр. Ул кешенең кабер газабын күтәрер. Кыямәт көнендә бу кешенең йөзе нурлы булыр.

- Алтынчы көн өчен бу кешегә Аллаһы Тәгалә алтмыш ел ураза савабын язар. Әгәр шушы арада вафат булса, шәһид булып китәр.

Бу шәүвәл аенда ураза тоту чәршәмбе вә пәнҗешәмбе көнендә булса, савабы күбрәк язылыр. Бу хакта Пәйгамбәре­без гәләйһиссәлләм әйткән: "Бер кеше Рамазан аенда ураза тотып, шәүвәл аенда алты тапкыр чәршәмбе вә пәнҗешәмбе, кече җомга көн ураза тотса, оҗмахка керер".

Бу алты көн ураза тотканга шулкадәр савап булуына гаҗәпләнмәгез, аның өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте күптер: бер изгелеккә - ун, бәгьзесенә - җитмеш, бәгьзесенә - 700, ә бәгъзесенә мең-мең өлеш савап бирергә кодрәте җитәдер. Изгелекнең савабын Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем бирмәс.

"Татар мөселман календаре". 2005 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса