Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Хаҗ – изге гамәл

Хаҗ - Мәккәи-Мөкәррәмәгә барып, билгеле бер гамәлләрне кылу белән бергә Кәгъбәтуллаһны зиярәт итү. Ул - Ислам диненең бер нигезе һәм Ислам динендә булган мөэмин бәндәләргә, әгәр көчләреннән килсә, гомерләрендә бер мәртәбә кылу фарыз булган олы гыйбадәтләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйткән: "Көче җиткән кешеләргә, Кәгъбәтуллаһка барып, Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ...

Хаҗ - Мәккәи-Мөкәррәмәгә барып, билгеле бер гамәлләрне кылу белән бергә Кәгъбәтуллаһны зиярәт итү.
Ул - Ислам диненең бер нигезе һәм Ислам динендә булган мөэмин бәндәләргә, әгәр көчләреннән килсә, гомерләрендә бер мәртәбә кылу фарыз булган
олы гыйбадәтләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйткән: "Көче җиткән кешеләргә, Кәгъбәтуллаһка барып, Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылу фарыз
кылынды" ("Әли-Гыймран", 97). Аллаһ насыйп итеп, безнең дә берникадәр кардәшләребез бүген хаҗ гамәле кыла. Аллаһы Тәгалә аларның кылган гыйбадәтләрен, зекер-догаларын, әйткән тәлбияләрен Үзенең рәхмәте белән кабул әйләсен.
Чыннан да, бердәнбер һәм бар нәрсәне дә Үзенә буйсындыручы Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга кирәклеген аңлау мөһим нәрсә. Хак Тәгаләне олылау
һәм Аның әмерләрен тормышка ашыру мөэмин-мөселманның бөек максаты булып тора. Ул безне шуның өчен яраткан да. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: "Җеннәрне һәм кешеләрне фәкать Үземә генә гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым" ("Зәрият", 56).
Бу дөньяда иң кадерле нәрсә тынычлыктыр. Балаларны - ятим, хатыннарны тол итү өчен сугыш башларга теләүчеләрнең күңелләренә Раббыбыз рәхим-
шәфкать, кылыч тотканнарның күңеленә инсаф иңдерсен. Ә калкан тотканнарга сабырлык һәм түземлек бирсен.
2004 елгы "Мөселман календаре"ннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса