Диния Нәзарәте съездында – бөгелмәлеләр
Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә имамнар җыелышы үтте. Көн кадагында торган төп сорау - алдагы ТР Диния Нәзарәте сайлауларында катнашу өчен делегатлар сайлау. Шунысын билгеләп үтәсе килә, быел ТР Диния Нәзарәте съездларын үткәрү тарихында беренче тапкыр һәрбер мөхтәсибәт үз делегатларын ниндидер чикләнгән квоталарсыз, мөстәкыйль рәвештә билгели. Әлеге чарада Бөгелмә районы һәм...
Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә имамнар җыелышы үтте. Көн кадагында торган төп сорау - алдагы ТР Диния Нәзарәте сайлауларында катнашу өчен делегатлар сайлау. Шунысын билгеләп үтәсе килә, быел ТР Диния Нәзарәте съездларын үткәрү тарихында беренче тапкыр һәрбер мөхтәсибәт үз делегатларын ниндидер чикләнгән квоталарсыз, мөстәкыйль рәвештә билгели.
Әлеге чарада Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров, шәһәр һәм район мәчеләре хәзрәтләре катнашты.
Традицион җыелыш Изге Коръән сүрәләрен уку белән башланды. Соңрак имамнар каршында Рамил хәзрәт чыгыш ясады. Ул очрашуда катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт җиткерде, алдагы эшләрендә уңышлар теләде.
Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров Рамил хәзрәт җитәкчелеге вакытында имамнар эше нәтиҗәле һәм уңышлы башкарылуы турында билгеләп үтте. Бистәдә 3 мәчет эшли, аларда һәрдаим намаз укыла һәм төрле дини чаралар үткәрелә икән.
Имамнар сайлау нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте съездында районнан 7 имам-хатыйп катнашачак. Җыелыш ахырында имамнар бәйрәм өстәленә чакырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа