Бөгелмәлеләргә мөселман бәйрәмнәре
Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голәмәләр шурасы 2025 елга мөселман бәйрәмнәре календарен раслады.
26 гыйнвардан 27сенә каршы төн — Мигъраҗ кичәсе — Мөхәммәт пәйгамбәрнең, Борак исемле атка атланып, 7 кат күккә ашып, Аллаһның катына күтәрелгән көне.
13 февральдән 14енә каршы төн — Бәраәт кичәсе — Тәүбә һәм гөнаһлардан арыну кичәсе. Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын билгели. Бәраәт — гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә.
1 мартта Рамазан ае башлана. Уразаның беренче көне. Ураза тоту — ашау-эчүдән, тәмәке тартудан гына түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле: теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да.
26 марттанн 27сенә каршы төн — Кадер кичәсе — Аллаһы Тәгалә Мөхәммәтне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Бу кичәдә кылынган игелек мең ай эчендә эшләнгән игелекләргә караганда хәерлерәк. Кадер кичәсендә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.
30 март — Ураза бәйрәме. Ул Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә. Ураза гаетенә кадәр фитыр, фидия сәдакалары бирелә.
5 июнь — Гарәфә көне — Корбан бәйрәме алдыннан изге көн. Бу көнне хаҗ гамәле башкарыла.
6 июнь — Корбан бәйрәме. Ураза гаете тәмамланып, 70 көн узгач билгеләп үтелә.
5 июль — Гашура көне. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту иң хәерле гамәл булып санала.
3 сентябрь — Мәүлид Ән-Нәби — Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньяга килгән көне. Бәйрәм бер ай дәвам итә.
ФОТО: БМР матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа