Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Кадерле мөселман кардәшләр!

Олуг Корбан бәйрәме белән һәрберегезне ихлас тәбрик итәм!

Ел саен бу изге бәйрәм көннәрендә без Ибраһим пәйгамбәр тормышында булган бөек һәм гыйбрәтле вакыйганы үрнәк итеп китерәбез. Аның корбан ителәсе улы терлек корбанлыгы белән алыштырыла һәм шул заманнан бирле мөселманнарның дини гамәл традициясенә әйләнгән изге йола безнең рухыбызны ныгыту һәм Аллаһка якынаю чарасы булып тора.

 Иманлы кешеләр шуны белеп торырга тиеш: акыллы адәм баласын зәгыйфь һәм чикле гомерле итеп яратып, Аллаһ аны көчле иткән. Илаһыбызның нәсыйхәтләрен үтәү аша безнең иманыбыз һәм рухи көчебез ныгый. Бар галәмнәрнең хуҗасы булган, бар тереклекне һәм тере булмаган нәрсәләрне тәрбия кылып торучы олуг Затка без ихлас догаларыбыз белән мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Ул безне ишетә, Ул безне күрә, Ул безнең догаларыбызны, ялваруларыбызны, тәүбәләребезне кабул итә.

Корбан чалу йоласы кешеләр арасындагы аермаларны бетерә, алар арасында бердәмлек һәм дуслыкны ныгытуга булыша, чөнки бәйрәм көннәрендә барлык иманлы бәндәләр дә үзләренең якыннарына гына түгел, ә бар кешеләргә дә игелек эшләргә, сәдакалар таратырга һәм бүләккә корбан ите бирергә ашыгалар. Һәрбер мөселман кешесенең йортында кунакчыллык, шатлык, юмартлык балкып тора.

Корбан бәйрәме үзенең иң якты һәм гуманлы асылын, безнең күңелләрне коткара торган хак мәгънәсен сакласын иде. Корбан бәйрәме бу шәфкатьлелекне аңлар өчен һәм бөек Аллаһка мактауларыбызны, рәхмәтләребезне ирештереп торыр өчен тагын бер форсат булып торсын иде.

Барлык гыйбадәтләребез, әйткән салаватларыбыз, тәкъбирләребез кабуллардан булсын! Гайд әл Әдха бәйрәм намазларыбыз, Аллаһ ризалыгына өмет итеп чалган корбаннарыбыз кабул булсын! Игелекле ниятләребез һәм гамәлләребез бәрабәренә үзебезгә һәм бар якыннарыбызга Үзенең чиксез рәхмәтенә ирештерсен, ике дөнья рәхәтен насыйп итсен иде!

 

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе

Рамил хәзрәт Хөснетдинов.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса